В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 230-дан артык көрәшче катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 16 марттан 18 мартка кадәр Казанда Россиянең көрәш буенча бишенче беренчелеге үтәчәк. Татарстан Республикасы башкаласы аны икенче тапкыр кабул итә. Ярышларда илнең 30 төбәгеннән 230 спортчы катнаша.
Ярышларда спортчылар төрле яшь категорияләрендә катнашалар: 13-14, 15-16 һәм 17-18 яшь. Ярышлар үткән көннәрдә Көрәш сараенда көрәш буенча судьяларның Бөтенроссия семинары үтәчәк. Анда 30 төбәк көрәш федерациясе вәкилләре катнаша.
Беренчелекне ачу тантанасы 17 мартта 11.00 сәгатьтә “Ак Барс” Көрәш сараенда үтә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.