Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2025, 14:07

Казанга «Китап поезды» киләчәк

Аның пассажирлары танылган әдәби һәм җәмәгать эшлеклеләре — Олег Рой, Илья Бояшов, Катя Матюшкина, Анна һәм Сергей Литвиновлар дуэты һәм башкалар булачак

17 март көнне Казан-1 тимер юл вокзалына Санкт-Петербургтан «Китап поезды» киләчәк. Аның пассажирлары танылган нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре булачак — Олег Рой, Илья Бояшов, Катя Матюшкина, Анна һәм Сергей Литвиновлар дуэты, Люцида Аквила, Сергей Переслагин.

Поезд Казанга 5.45 сәгатьтә килеп җитә. Акциягә старт 13 мартта Санкт-Петербургта биреләчәк. Дүрт вагоннан торган поезд шулай ук Минск, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Волгоградка киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.

Һәр шәһәрдә «Китап поезды 2025» акциясенең фестиваль программасы кысаларында язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, Россия нәшриятлары, китапханә бергәлеге һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт оешмалары вәкилләре белән әңгәмәләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.

Казанда 10 мәйданчыкта 30га якын чара узачак, алар арасында – Милли китапханә, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы, КФУ, «Адымнар» полилингваль комплексы һәм ТР Язучылар берлеге бинасы. Чараларның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга була.

«Китап поезды 2025» — Россия китап берлеге һәм «Россия тимер юллары» ААҖ ярдәмендә «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уникаль Федераль коммуникация проекты. Акция икенче мәртәбә уза һәм быел ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Икенче китап поездының маршруты – халыкара.
Барлык яңалыклар