Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2025, 18:21

Казанга Брикс Яшьләр фестиваленең беренче катнашучылары килә башлады

Кытайдан һәм Индонезиядән килгән делегация вәкилләрен «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерена урнаштырдылар

Бүген Казанга Брикс Яшьләр фестиваленең беренче катнашучылары килә башлады. Татарстан башкаласы Кытайдан һәм Индонезиядән беренче 17 яшь кунакны каршы алды. Өч көн дәвамында Казанга дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән 14 яшьтән алып 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз киләчәк.

Чит илләрдән килгән бүгенге делегация вәкилләрен «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерена урнаштырдылар. Алар җиде көн дәвамында биредә яшәячәк. Татарстан башкаласы алдагы ике көндә Көньяк Африка Республикасыннан, Бразилия, Һиндстан, Төркия, Эфиопия, Индонезия, Беларусия, Казахстан, Үзбәкстан, Мисыр һәм Иран дәүләтләреннән кунаклар каршылаячак. Россиянең Мәскәү, Краснодар, Екатеринбург һәм Донецк яшьләре дә халыкара вакыйга шаһитлары булачак.

Фестивальнең мәдәни программасы кысаларында җиде көн дәвамында робототехника буенча мастер-класслар, халыкара «БРИКСовидение» җыр бәйгесе, милли киемнәр тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары фестивале һәм иҗади очрашулар, бию кичәләре үтәчәк.

Яшьләр өчен математика һәм информатика буенча олимпиада оештырыла. Чара кунакларын Казанның истәлекле урыннары белән дә таныштыру каралган.

Брикс Яшьләр фестиваленең ачылу тантанасы 22 нче сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

Барлык яңалыклар