В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәяхәтчеләр инде 9 мең километрдан артык юл үткән.
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче июнь). Казанга Якутиянең Россия составына керүенә 390 ел һәм Якутск АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган ат чабышында катнашучылар киләчәк.
Ат үрчетүче Дугуйдаан Винокуров җитәкчелегендәге узышта катнашучылар узган елның 1 нче мартында Оймяконнан кузгалды һәм инде Саха (Якутия) Республикасы, Иркутск өлкәсе, Бурятия, Байкал арты һәм Красноярск крайлары, Амур, Кемерово, Новосибирск өлкәләре һәм Башкортостан аша 9 меңнән артык чакрым уздылар, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Ат үрчетүчеләр Татарстанда инде, Казанга алар 28 нче июньдә килә һәм 2 нче июльгә кадәр шәһәрдә булачак. Якут якташлыгы вәкилләре белән очрашуы, шулай ук шәһәр буйлап экскурсия планлаштырылган.
Финиш 30 нчы июльдә Мәскәүдә узачак, анда ике юбилей датасына багышланган тантаналы чаралар һәм якутларның милли бәйрәме Ысыах узачак.