Иң кыйммәтле бүләк Татарстан башкаласында 3 көн торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 17 май көнне Казанга FIFA футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми кубогы килә. Футболның иң кыйммәтле бүләк Татарстан башкаласында 3 көн торачак.
FIFA дөнья чемпионатының кубогы – дөнья беренчелегендә җиңүчеләргә тапшырыла торган иң төп бүләк. Ләкин ул FIFA карамагында кала. Ул алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6,142 кг тәшкил итә һәм анда кулларында җир шарын тоткан ике кеше сүрәтләнгән. Кубок 1974 елдан шул кыяфәтендә саклана.
FIFA кагыйдәләре буенча, кубокка турнирда җиңүчеләр һәм дәүләт башлыклары гына тотына ала, ә оригиналь трофей кемгә дә булса мәңгелеккә тапшырыла алмый, шуңа күрә турнирда җиңүче команда FIFA футбол буенча дөнья чемпионатында җиңүчеләр кубогын ала.
17 май көнне Меңьеллык паркында кубокны сәламләү тантанасы үтә. 18 һәм 19 майда кубок махсыс чатырда мәйданда куелачак, аны күреп һәм истәлеккә фотолар ясап булачак. Кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән.
Казан кубок туры маршрутында Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург һәм Самарадан соң бишенче тукталыш була. Шуннан соң легендар трофей Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренә китә.