В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул «Казан-1» вокзалында 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр була
Марат Мөгыйнов фотосы
22 декабрьдә Татарстан Республикасы башкаласына Бөек Устюгтан махсус поездга утырып Кыш бабай киләчәк. Поезд «Казан-1» вокзалында 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак.
Кыш бабайның күчмә резиденциясе паровоз һәм төп составтан тора. Поезд эчендә кабул итү бүлмәсен, әкияти авылны, уеннар өчен Кар иле патшабикәсенең вагонын, тамашалар өчен сәхнәле курчак театрын, шулай ук сувенир кибетен, ресторан һәм чәй эчү урынын күрергә була.
10:00–18:00 вакыт аралыгында Казан халкы артистлар һәм аниматорлар белән бергә күңел ачу программасында катнашачак.
Шәһәр халкы чарага, шулай ук Кар иле патшабикәсе вагонына, сувенир кибетенә, ресторанга һәм буфетка бушлай керә алачак.