В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Косметик ремонт шулай ук станция платформасында башкарылачак
Фото: Денис Гордийко
Метрополитен станциясенең касса залындагы диварлар буяуга әзерләнгән. «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре чистарту, штукатурка һәм шпаклевка башкарганнар. Киләсе атнада станция платформасында косметик ремонт эшләре башланачак.
«Предприятие хезмәткәрләре инфраструктураны даими яңартып кына калмый, ә барлык эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарырга омтыла», – дип билгеләп үттеләр оешмада.
Күптән түгел KZN.RU 2023 елда Казан метросы хезмәтләреннән 35 540 823 пассажир файдаланган дип җиткергән иде.