Төп чыршылар “Черек күл” паркында һәм “Казан” гаилә үзәге янында урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Ксения Швецова). Быел яңа ел алдыннан Казанда берничә яңа ел ярминкәсе узачак. Аларда халык һөнәрләре эшләнмәләре, төрле сувенирлар алып һәм татар милли ризыклары белән сыйланып булачак. Бу хакта Туризм үсешенә булышлык итү комитеты өч миллионынчы туристны каршы алуга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Татарстан башкаласында яңа ел ярминкәләре төрле мәйданчыкларда узачак. Ярминкәләрнең төп үзенчәлеге - кунакларны татар милли колориты белән танышытрачаклар. “Ярминкәләр традицион Европа стилендә узачак. Алар Казанныд милли колоритын бик ачык итеп тәкъдим итә ала”, - диде Д.Санникова. Ул өстәгәнчә, быел яңа ел чыршылары уртак тематика белән берләштереләчәк. Төп “яшел чибәркәйләр” “Черек күл” паркында һәм “Казан” гаилә үзәге янында урнаштырылачак.
Моннан кала, һәр ресторан һәм кунакханәдә яңа ел алдыннан тематик кичәләр узачак, ә шәһәр музейлары яңа ел каникулларында яңартылган җәдвәл буенча эшләячәкләр.
“Казанда яңа ел атмосферасын булдырасыбыз килә. Шәһәрдә шулай ук кызыклы иллюминация һәм бизәкләр булачак. Алар хакында соңрак сөйләрбез”, - диде Д.Санникова.
Искәртергә кирәк, яңа ел бизәлеше концепциясе хакында җентекләп уйларга эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә Казан Мэры Илсур Метшин кушкан иде.