Акция артистның тууына 145 ел тулуга багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). В.И.Качалов исемендәге Казан театрында түләүсез тематик экскурсияләр башланып китте. Акция артистның тууына 145 ел тулуга багышланган.
Театр музеена килүчеләр Мәскәү сәнгать театрының күренекле артисты, СССРның халык артисты, Казанда үзенең иҗади юлын башлап җибәргән Василий Качаловның тормышы һәм иҗаты турында беләчәкләр. Экскурсиядә шәһәр халкына Россиядә иң борынгы театрларның берсе булган театрның тарихы турында сөйләячәкләр.
Экскурсияләр март ахырына кадәр атнага бер тапкыр узачак. Язылу +7(843)292-12-05 һәм +7(843)292-54-81 телефоннары буенча башкарыла, дип хәбәр итә В.И.Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте.