Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2020, 12:25

Июньдә Казанның җәмәгать транспортында 700дән артык битлек режимын бозучыны тоткарлаганнар

Җәмәгать транспортындагы рейдлар иртәнге сәгатьтәге пик вакытында үткәрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Алинә Бережная). Казанда җәмәгать транспортында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү предметына рейдлар дәвам итә - коронавирус инфекциясе таралу аркасында чикләүләр гамәлдә булган чорда салоннардагы барлык пассажирлар битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга тиеш. Башкарма комитетның Транспорт комитеты хезмәткәрләре һәм транспорт предприятиеләре вәкилләре көн саен зур тукталыш пунктларында тикшерүләр уздырыла. Июнь аенда гына да 709 тәртип бозучы ачыкланган. Бүген иртән контроль-ревизия хезмәте «Энергоуниверситет» тукталышында чираттагы рейд үткәрде.

Җәмәгать транспортындагы рейдлар иртәнге сәгатьтәге пик вакытында - казанлыларның күбесе эшкә барганда үткәрелә. Контроль-ревизия хезмәте бер автобусны да калдырмый - бары тик бер тукталыш пунктында тикшерүчеләр игътибарына 100 берәмлеккә кадәр җәмәгать транспорты эләгә. Июнь аенда 192 тукталышта хәрәкәт составының 4 мең 19 берәмлеге тикшерелгән. «Хөрмәтле пассажирлар, битлекләр һәм перчаткалар кию үтенеченә һәм тикшерүгә аңлап якын килегез сорала», - дип мөрәҗәгать итте автобусларның берсендә пассажирларга Транспорт комитетының килешүләр үтәүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнис Хәбибрахманов.

Пассажирларның күпчелек өлеше салоннарда битлек һәм перчаткадан утыра, ләкин, кагыйдә буларак, һәр транспортта битлекне иягенә төшергән яки бөтенләй саклану чараларыннан башка йөрүче 1-2 кеше табылачак. Аларга контроль-ревизия хезмәте штрафлар түләтә алмый, хезмәткәрләр хокук бозучыны җаваплылыкка тарту турында кисәтә генә ала. Әгәр дә пассажир битлек һәм перчаткалар киюдән баш тарта икән, тикшерүчеләр аны транспорт чарасыннан төшәргә сорыйлар. Төшмәгән очракта - полиция чакырталар, ул административ хокук бозу беркетмәсен төзи. Хокук бозучы битлек һәм перчаткалар кияргә ризалашмаса, транспорт чарасы урыныннан кузгалмый, бу, әлбәттә, башка пассажирларда канәгатьсезлек тудыра.

«Эссе һәм бөркү, шуңа битлекне иягемә төшерәм, ә кешеләр күп җыелгач, аны кире киям», - дип җавап бирде тикшерүченең соравына пассажирларның берсе. «Әйе, килешәм, битлектә уңайсыз, ә куллар бөтенләй перчаткаларда тирли. Әмма кирәк икән, киябез инде», - дип өстәде тагын бер пассажир.

Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов сүзләренә караганда, Казан халкының күпчелеге, гомумән алганда, таләпләрне үтәргә, битлек һәм перчатка киеп йөрергә тырыша. Шуңа да карамастан, июньдә рейдлар барышында 709 тәртип бозучы ачыкланган, 54 пассажир битлек һәм перчатка кияргә теләмәгән. Алар транспорт чарасы салоныннан чыгарга мәҗбүр булды. «Нигездә тәртип бозучылар - яшь кешеләр, өлкән буын кешеләре аларга ярдәм кулы суза - транспорт хәрәкәтен тоткарламас өчен аларга үзләренең запас комплекттагы битлек һәм перчаткаларын бирәләр», - дип сөйләде М.Хисаметдинов.

Җаваплы пассажирлар битлек һәм перчаткаларны тукталышларда ук - транспорт килгәнче кияләр. «Бу - үтәргә кирәк булган элементар кагыйдәләр. Саклау чараларын йөртергә куштылар, шуңа үтәргә тырышам. Миңа калса, бу протест белдерә һәм кагыйдәләргә каршы бара торган ситуация түгел», - дип уртаклашты казанлы Илнур Хәмидуллин.

Таләпләрне пассажирлар гына түгел, транспорт чарасы экипажы да үтәргә тиеш. Битлек һәм перчаткалар булмаганда, кондукторларга кисәтү яный, икенче тапкыр кагыйдәләрне үтәмәсә - шелтә һәм өченче тапкырда - премияне кисү.

«Рейдлар дәвам итәчәк. Шәһәрлеләр, битлек-перчатка киеп, үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә саклап калуларын аңласа иде», - дип йомгак ясады М.Хисаметдинов.
Фоторепортаж
Җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча үткәрелгән рейд
Видеорепортаж
03.07.2020 13:31
Июньдә Казанның җәмәгать транспортында 700дән артык битлек режимын бозучыны тоткарлаганнар
Барлык яңалыклар