Программада - бәйгеләр, мастер-класслар, лотерея һәм бүләкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 7-9-нчы июньдә Казанда Швейцария көннәре узачак. Фестивальгә килүчеләр өчен киң күңел ачу программасы – фотосессия, конкурслар, мастер-класслар, лотерея, бүләкләр һ.б. планлаштырылган.
Фестиваль берьюлы берничә мәйданчыкта узачак. Шулай итеп, Швейцария җитештерүчеләре товарларын сату ярминкәсе шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә, түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Җиңү Проспекты, 141, ә Швейцария ашларын татып карау һәм кичке кабул итү «Смена» заманча сәнгать үзәгендә узачак. Биредә Швейцария киносы күрсәтеләчәк һәм фотокүргәзмә оештырылачак.
«Черек күл» паркында дегустацияләр, мастер-класслар үткәрү, шулай ук Швейцария музыкантлары-альпхорнистларының чыгышлары һәм лекторий оештыру планлаштырыла.
Фестивальдә шәһәрлеләр Швейцариянең мәдәнияте белән генә түгел, брендлар һәм әлеге ил продукциясенең үзенчәлекләре белән дә якыннан таныша алачаклар. Чарада Швейцария шоколадын, пычакларын, косметикасын җитештерүчеләр, шулай ук кунакханәләр, туроператорлар һәм башка оешмалар үзләренең катнашуларын расладылар.