Стационар валидаторлар белән җиһазландырылган хәрәкәт составы әзер булуга линиягә чыгачак
Июньнең икенче яртысында юл өчен түләүнең кондукторсыз системасына 5 нче троллейбус һәм 5 нче трамвай маршрутларын (тугыз берәмлек) күчерәчәкләр.
Киләчәктә стационар валидаторлар белән шулай ук 1, 3, 8 нче троллейбусларны һәм 7 нче трамвайларны җиһазландыру планлаштырыла. Салоннарда урнаштырылган яңа җайланмалар белән хәрәкәт составы әзер булган саен линиягә чыгачак, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПда. Шул ук вакытта пассажирлар кулдагы акчалар белән автобус йөртүчесенә түләргә мөмкин.
Бүгенге көндә транспортка түләүнең кондукторсыз системасы линиягә чыгучы 244 электр транспортыннан 118 берәмлегендә – 48 трамвай һәм 70 троллейбуста җиһазландырылган. Агымдагы җәйдә стационар валидаторлар белән барлык трамвайларны һәм троллейбусларны җиһазландыру планлаштырыла.
Эшләр «Метроэлектротранс» МУПында «Социаль карта» АҖ, «Транспорт картасы» АҖ белән бергә Казан мэриясе һәм транспорт комитеты ярдәмендә үткәрелә. Шәһәр транспорт өлкәсендә яңа технологияләр кертү белән бәйле чара кондукторлар җитмәү проблемасын өлешчә хәл итәргә һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирде.