Очышлар даими рәвештә атнага ике тапкыр 23 сентябрьгә кадәр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 15 июньдә Геленджик – Казан – Геленджик маршруты буенча авиарейслар ачыла. Очышлар даими рәвештә атнага ике тапкыр 23 сентябрьгә кадәр башкарылачак.
Җомга көннәрендә Геленджиктан очкыч 12.40 китәчәк, Казан аэропортына 15.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс Казаннан 16.20 сәгатьтә планлаштырылган, Геленджик аэропортына 18.40 сәгатькә килеп җитә.
Якшәмбе көннәрендә Геленджиктан очкыч 13.50 сәгатьтә китәчәк, Казанга 16.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс Казаннан 16.50 сәгатьтә китә, Геленджик аэропортына 19.00 сәгатьтә килеп җитә.
Билетлар сатуда, дип хәбәр итә “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе матбугат хезмәте.