В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, мәгълүматларны күзәтеп барыгыз.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Июньдә Казаннан дүрт юнәлеш буенча авиарейслар яңартыла.
5-нче июньнән Мәскәүгә (Внуково аэропорты) көндәлек рейслар башлана. Казаннан 18.45 сәгатьтә очачаклар, Мәскәүгә 20.15 сәгатьтә төшәчәкләр. Мәскәүдән 16.40 очачаклар, Казанга 18.15 сәгатьтә төшәчәкләр.
11-нче июньнән Анапага очарга мөмкин булачак. Очыш программасы алга таба атнага 5 очыш җәдвәленә күчү белән башкарылачак (көн саен дүшәмбедән һәм җомгадан тыш). Казаннан 20.40 сәгатьтә очып китү планлаштырыла, Анапага 23.15 сәгатьтә төшү көтелә. Анападан 17.55 сәгатьтә очачаклар, Казанга 20.10 сәгатьтә утырачаклар.
12-нче июньнән дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан Санкт-Петербургка рейслар оештырылачак, 21-нче июньнән - көн саен. Казаннан 20.55 сәгатьтә очачаклар, Санкт-Петербургка 23.10 сәгатьтә төшү планлаштырыла. Санкт-Петербургтан 18.20 сәгатькә очып китәчәкләр, Казанда 20.30 сәгатьтә төшәчәкләр.
13-нче июньдә Сочига рейслар яңартыла. Казаннан 11.05 сәгатьтә очып китәчәкләр, Сочига 13.45 сәгатьтә төшәчәкләр. Сочидан очыш 08.05 сәгатькә планлаштырылган, Казанда 10.35 сәгатьтә төшәчәкләр. Очу көннәрен очышлар җәдвәлендә ачыкларга кирәк.
Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Әлеге шәһәрләрнең һәрберсенең вакыты Мәскәүнеке белән туры килә, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.