Бу коронавирус таралу аркасында кертелгән чикләүләрне акрынлап бетерү һәм пассажирлар агымы үсү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Июнь һәм июль айларында Горький тимер юлында ерак араларга йөрүче берничә поездның курслары яңартыла. Бу коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне акрынлап бетерү һәм пассажирлар агымы үсү белән бәйле.
Июнь ахырыннан поездлар курсы яңадан башланачак:
375/117-нче номерлы Казан - Пенза - Адлер юнәлешендәге поезд;
87/88-нче номерлы Түбән Новгород - Адлер юнәлешендәге поезд;
133/134-нче номерлы Казан - Санкт-Петербург юнәлешендәге поезд;
133/683-нче номерлы Чебоксар - Санкт-Петербург юнәлешендәге поезд.
Июль башыннан түбәндәге поездлар йөри башлаячак:
59/60-нчы номерлы Түбән Новгород - Санкт-Петербург юнәлешендәге поезд;
501/502 Киров - Анапа юнәлешендәге поезд;
531/532 Киров - Адлер юнәлешендәге поезд.
Поездларга билетларны тимер юл кассаларында, вокзалларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, шулай ук «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте сайтында һәм «РЖД пассажирларга» рәсми мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Поездлар хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны «РЖД» ААҖ бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенең +7(800)775-00-00 (Россия буенча шалтырату бушлай) телефон номеры буенча яисә «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юллары матбугат хезмәте.