Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2023, 17:31

Июнь аенда Казан халкы өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре уздырылачак

Эш бирүчеләр белән очрашулар шәһәрнең барлык районнарында да узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Июнь аенда ТР башкаласында яшәүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре үткәреләчәк. Шәһәрлеләр вакантлы вазыйфалар турында белә һәм эш бирүчеләр белән очраша алачак, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте.

Вакансияләр мини-ярминкәсе 15 нче июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак. Вакансияләр Совет районында яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белергә мөмкин.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш табарга 21 нче июньдә ярдәм итәчәкләр. Шәһәрлеләрне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 560-88-98.

Шулай ук 21 нче июньдә Мәскәү һәм Киров районнары халкы өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узачак. Эш бирүчеләр халык белән 10:00 дән 12:00 гә кадәр Гагарин урамы, 46 адресы буенча очрашачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин.

Чаралар сериясен Вахитов һәм Идел буе районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендәге вакансияләр мини-ярминкәсе тәмамлаячак. Ул 22 нче июньдә 9:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Эшкә урнашырга Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча ярдәм итәчәкләр. Сорауларны +7(843)224-86-83 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү өчен 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән – 2021 елга караганда 8,7 меңгә кимрәк. Аларның 10,5 меңе (60% ы) эшкә урнаштырылган. Еш кына эш эзләүчеләр транспорт, сәүдә, җитештерү, төзелеш һәм медицина тармакларында эш табалар.

Барлык яңалыклар