Контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре 175 тукталышта хәрәкәт составының 10 меңнән артык берәмлеген тикшергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алинә Бережная). Казанда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча рейдлар дәвам итә - җәмәгать транспорты салоннарында пассажирлар элеккечә битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга тиеш. Июль аенда гына да 4,5 мең тәртип бозучы ачыкланган: пассажирларның 90%-ы шәхси саклану чараларын урында кигән, 10%-ы битлек һәм перчаткалары үзләре белән булмаганлыктан, транспорт салоннарыннан төшәргә мәҗбүр булган. Бүген көндез контроль-ревизия хезмәте «Тукай мәйданы» тукталышында чираттагы рейдны үткәрде.
Башкарма комитетның Транспорт комитеты хезмәткәрләре һәм транспорт предприятиеләре вәкилләре көн саен шәһәрнең тукталыш пунктларында рейдлар үткәрәләр. Аларның бурычлары булып штраф салу түгел, ә кисәтү тора. Җәмәгать транспортында тикшерүләр иртә таңнан башлана. Көн дәвамында контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре шәһәрнең төрле районнарында уртача 10 тукталышта рейдлар оештыра. Июль аенда 175 тукталышта хәрәкәт составының 10 мең 12 берәмлеге тикшерелгән. Битлексез һәм перчаткасыз пассажирлар да очрый. «Хокук бозучыларны тәрәзәләрдән үк күрәбез, алар безне күрү белән үк, кесәләрдән һәм букчалардан саклану чараларын эзли башлыйлар», - дип сөйләде Транспорт комитетының контроль бүлеге өлкән инспекторы Айдар Госманов.
Пассажирларның күбесе санитар-эпидемиологик таләпләрне үти, әмма 2-4 тәртип бозучы барыбер ачыклана, нигездә, бу яшүсмерләр. «Эссе, болай да сулап булмый, ә монда әле битлекне дә кияргә туры килә, салонда пассажирлар күп түгел, алар күбрәк булгач, киярмен», - диде Айдар Госмановның битлек һәм перчаткаларны киегез, дигән соравына җавап итеп пассажирларның берсе. Мондый хокук бозучыларга штрафларны контроль-ревизия хезмәте яза алмый, хезмәткәрләр аны җаваплылык турында кисәтә генә ала. Әгәр дә пассажир битлек һәм перчаткалар киюдән баш тарта икән, тикшерүчеләр аның транспорт чарасыннан төшүен сорыйлар. Баш тарткан очракта - административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен полиция чакырталар. Июль ае эчендә 15 мондый очрак була.
Транспорт комитеты рәисе урынбасары Ирина Чупрова сөйләгәнчә, май аеннан бирле җәмәгать транспортында хокук бозучылар саны артмый. «Нигездә пассажирлар перчаткалар кияргә теләми, битлекләр барыбер күпчелек очракта аларда бар. Конфликтлар булмый диярлек, контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләренең беренче үтенече буенча халык санитар-эпидемиологик таләпләрне үти», - дип сөйләде ул.
Таләпләрнең үтәлүен кондукторлар үзләре дә күзәтәләр. «Мин һәрвакыт, пассажирлар керү белән үк, саклану чараларын киюләрен сорыйм. Пассажир минем үтенечемне үтәмәсә, үземә артык җаваплылык алырга теләмим, автобус урыныннан кузгалмый, әйе, башка пассажирлар орышалар, тик шулай гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була», - дип саный кондуктор Әлфия Камалова.
Сүз уңаеннан, кондукторлар үзләре пассажирлар өчен үрнәк булырга тиеш, битлек һәм перчаткалар булмаганда аларга кисәтү яный, аннары - шелтә һәм өченче тапкыр - премиядән азат итү.
Җәиәгать транспортында рейдлар дәвам итәчәк, Ирина Чупрова сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу - санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы.