Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2022, 14:19

Июль аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән очрашулар дәвам итәчәк

Дәресләр шулай ук якшәмбе көннәрендә узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Июль аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар сериясе дәвам итәчәк.

3 нче июльдә психолог Марина Марюшина гаилә мөнәсәбәтләре проблемалары турында сөйләячәк. 10 нчы июльдә Юлия Козина психологны ничек дөрес сайларга, психотерапия сеансының нәтиҗәлелеген ничек бәяләргә дигән лекция белән чыгыш ясаячак. 17 нче июльдә Ренат Миназов белән очрашуда казанлылар «Мин беркемгә дә бәйле түгел. Дәваларгамы? Яки яшәсенме?» дигән темага лекция тыңлый алачак. 24 нче июльдә Лира Батырова «эчке» бала өчен кайгыртучан әнине ничек табарга икәнлеге турында сөйләячәк. Соңгы очрашуда, 31 нче июльдә, Марина Батаршина кешенең физик һәм рухи халәтенә багышланган лекция укыр дип көтелә.

Лекцияләр якшәмбе көнне 13:00 сәгатьтә прокат бинасының икенче катындагы террасада, ә уңайсыз һава шартларында беренче катта узачак.

Беренче чарага теркәлү сылтама буенча уздырыла, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар