В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләгән һәркем катнаша ала
Фото: Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). Июль аенда Казанда ике шахмат ярышлары узачак: шәһәр Шахмат федерациясе кубогының 4 нче этабы һәм балалар арасында блиц буенча турнир. Теләгән һәркем катнаша ала.
Кубокның 4 нче этабы 23 нче июльдә 14:00 сәгатьтә башлана һәм 25 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2014 елда туган һәм аннан кечерәк балалар арасында блиц буенча турнир 26 нчы июльдә 13:00 сәгатьтә ачылачак. Ярышлар Бутлеров урамы, 21 адресы буенча шахмат клубында узачак.
ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр иткәнчә, катнашучыларны теркәү 22 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Моның өчен гариза җибәрергә һәм катнашу өчен кертемне түләргә кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(986)901-05-42 телефоны буенча белергә мөмкин.