Якындагы ялларда волонтерлар «Ак Чәчәкләр» бульварында трибунаны буячаклар һәм Зур Зәңгәр күлне балтырганнан чистартачаклар
Июльдә «Парк геройлары» проектында катнашучылар Казанның дүрт иҗтимагый киңлегендә эшләрне башкарачак. Якын чаралар ял көннәрендә узачак.
13 июльдә волонтерларга «Ак Чәчәкләр» бульварында трибунаны буярга һәм Зур Зәңгәр күл территориясен балтырганнан чистартырга туры киләчәк. 20 июльдә шәһәрлеләрне Горки-Әмәт урманында, ә 27 июльдә Кабан күле буенда көтәчәкләр.
Проектта катнашу өчен @ ParkVolunteer_bot телеграм-ботына күчәргә кирәк, анда барлык активлыклар турында җентекле мәгълүмат бастырыла.
Парклар һәм скверлар дирекциясе «Башка эш» проекты белән берлектә волонтерларның турнир таблицасын төзегәннәр. Биремнәрне үтәгән өчен баллар бирәчәкләр. Проект нәтиҗәләре буенча катнашучылар арасында призлар уйнатылачак.