В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә багышланган тәре йөреше белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 21-нче июльдә Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә багышланган тәре йөреше булачак. Дин тотучылыр Благовещенск соборыннан алып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр узачак. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнарында 20-нче һәм 21-нче июльдә транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктап торуы чикләнәчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
20-нче июль 20:00 сәгатьтән 21-нче июльнең 14:00 сәгатькә кадәр Миславский урамы буенча, К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте һәм туктап торуы чикләнәчәк.
21 июль 6:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте һәм хәрәкәт итү өлеше буенча тукталыш чикләнәчәк:
Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр участокта;
Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр участокта;
Беренче Май мәйданыннан чыгу юллары Кремль урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр участокта;
Бауман урамы, Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәр участокта;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлында;
Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына төшү юлында;
Батурин урамы, Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;
Большая Красная урамы, Япеев урамыннан алып Батурин урамына кадәр участокта;
К.Маркс урамы, Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр участокта;
Япеев урамы, Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр участокта (кирәк булганда);
Миславский урамы (К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта).