1-нче июль һәм 31-нче июль көннәре эшләмиячәкбез.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Июльдә казанлыларны 1-нче июль һәм 31-нче июль көннәрендә өстәмә ял көннәре көтә.
1-нче июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүен уздыру көне буларак билгеләнде һәм рәсми рәвештә эшләми торган көн дип санала. 31-нче июльдә Корбан бәйрәме уздырылачак - республикада бу көнне шулай ук ял итәчәкләр.
Шулай итеп, июльдә биш көнлек эш атнасында 1-нче июль һәм 31-нче июль ял көннәре булачак. 30-нчы июньдә эш көне озынлыгы кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел. 30-нчы июльнең эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.