В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада алты спорт төре буенча ярышлар каралган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). «Урам» Казан экстрим-паркында 8-нче июльдән 12-нче июльгә кадәр II Бөтенроссия урам уеннары узачак (Urban Games). Программада – баскетбол, велосипед спорты, роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты, һава-көч атлетикасы буенча ярышлар. Уеннарда меңнән артык спортчы катнаша, алар арасында 63 комплект медаль уйнатылачак.
Төп ярышлардан тыш, баскетбол, флорбол, скейтбординг буенча «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге, шулай ук акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Катнашу өчен теркәлергә һәм өстәмә мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, I Бөтенроссия урам уеннары Казанда узган елның сентябрендә «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бәйгенең мультиспорт программасында илнең төрле төбәкләреннән 1074 спортчы катнашты. Уеннарны 8 меңнән артык тамашачы күзәтте, онлайн-режимда – 500 мең тирәсе кеше, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.