В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трофим Сухих һәм Эмир Гаязов җиңүчеләр булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Кичә Казан теннис академиясендә беренче тапкыр Мәктәп теннис лигасының йомгаклау турниры узды. Җиңү өчен Казанның 22 мәктәбеннән һәм 15 балалар бакчасыннан 54 бала көрәште.
«Кызгылт сары туп» номинациясендә 7 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге яшь спортчылар катнашты. Бу яшь категориясендә Трофим Сухих җиңүче булды, Роберт Газимовка - икенче, Маэль Мәхмүтовка өченче урын бирелде.
«Кызыл туп» номинациясендә җиңү өчен 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге катнашучылар көч сынашты. Беренче урынны Эмир Гаязов алды, Елизавета Гордеевага – икенче, София Булатовага өченче урын бирелде.
Чараның финалистлары һәм призерлары грамоталар, медальләр һәм кубоклар алдылар, дип хәбәр итә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты.