В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикерлар арасында ТРның спорт министры Владимир Леонов һәм BMX-фристайл буенча җиде тапкыр Россия чемпионы Ирек Ризаев бар
Фото: Денис Гордийко
Спикерлар сыйфатында ТРның спорт министры Владимир Леонов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «ТРның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе киңәшчесе, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, Олимпия уеннарында катнашучы, BMX-фристайл буенча җиде тапкыр Россия чемпионы Ирек Ризаев һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Очрашуда спорт инфраструктурасы объектларыннан көн саен файдалануга ничек ирешү, төбәктә спортның формалашуына «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының йогынтысы һәм Татарстан районнарында кайсы спорт объектларының иң нәтиҗәле спортчыларны чыгаруы турында фикер алышачаклар.
Катнашу өчен бушлай теркәлү узарга кирәк. Дискуссия Спартак урамы, 2б йорт адресы буенча 17 нче февральдә 16:00 сәгатьтә башлана. Чара «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.