В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 6 мәсьәләне карадылар, шул исәптән Җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләренә үзгәрешләр керттеләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең төп өлеше Казанның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы иде. Карар проектларын Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова тәкъдим итте.
Куземетьево торак массивы районындагы урам-юл челтәренең подзонасы чикләрен үзгәртү өлешендә Казанның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетыннан килде. Катнаш торак һәм иҗтимагый төзелеш һәм җитештерү-коммуналь объектларның территориаль зоналары чикләренә үзгәрешләр кертү үтенече белән «Вакууммаш» АҖ чыгыш ясады. Шулай ук предприятие карамагындагы кайбер җир кишәрлекләренә карата мөрәҗәгать «Туполев» ГАҖ тарафыннан килде. Моннан тыш, депутатлар Казан Башкарма комитетының урам-юл челтәренең подзона чикләрен үзгәртү һәм территорияне куллануның интенсивлыгын арттыру өлешендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимен карадылар. Депутатлар тәкъдим ителгән карарлар проектларын хупладылар.
Шулай ук сессиядә Казан шәһәр Думасы карарларының үз көчләрен югалтуын тану һәм Казан шәһәр Думасының аерым карарлары турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырыш ахырында Илсур Метшин хәзерге вакытта Казан шәһәр Думасы депутатларының сайлаучылар белән очрашулары узуын искәртте. «Быел зур эшкә әзерләнергә кирәк. Очрашулардан һәм сайлаучылар алдында хисаплардан соң мин кире элемтә көтәм», – дип нәтиҗә ясады Мэр.