Конкурста катнашуга 111 гариза тапшырылган иде – бу үзган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласы Башкарма комитетында «Казанда – Яңа ел» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Туристлык тармагының иң ачык һәм оригиналь бизәлгән объектларын шәһәр халкы һәм эксперт жюри сайлады. Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова тапшырды.
«Казанда – яңа ел» конкурсы 2019 елдан бирле уза. 2020 елда аны уздыру коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында сорау астында иде, әмма туристлык тармагының иң матур бизәлгән объектларын сайлап алу өчен казанлылар үзләре җавап бирде, дип билгеләп үтте Евгения Лодвигова. Шәһәрлеләрнең конкурска кызыксынуы арта барганы гаризалар саны буенча да күренә, дип өстәде ул. «Әгәр конкурска беренче тапкыр 60 гариза бирелгән булса, узган ел – 111, – дип билгеләде Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары. – Үткән сезонда без шулай ук эксперт жюри составын киңәйттек, аңа шәһәрнең баш архитекторы һәм баш рәссамы, район администрацияләре башлыклары һәм башкалар керде».
68 конкурсант шәһәр халкы һәм эксперт жюри хөкеменә объектларның эчке киңлеген бизәү, 43 конкурсант – биналарның фасадларын бизәү эшен тәкъдим итте. KZN.RU порталында узган онлайн-тавыш бирүдә катнашучылар конкурсантлар өчен 2 меңнән артык тавыш биргән.
Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы эчке Яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы» номинациясендә өченче урынны «Небо Казани» рестораны алды, икенче урынны – Vega кунакханәсе, беренче урында – «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы.
«Бинаның иң яхшы Яңа ел бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы» номинациясендә өченче урында «Приют холостяка» рестораны булды, икенче урында – «Пельмения» рестораны, беренче урынны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы алды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны шулай ук эксперт комиссиясе билгеләде. «Иң яхшы эчке Яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» номинациясендә өченче урын «Небо Казани» ресторанына эләкте, икенче урынны Kazan Palace by Tasigo кунакханәсе алды. Җиңүче Cheeseria рестораны булды.
«Бинаның иң яхшы Яңа ел бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» номинациясендә өченче урында «Татарская усадьба» рестораны, икенче урында – «Смородина» кондитер рестораны, беренче урында – Breadly рестораны.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны Казан Мэры дипломнары белән бүләкләделәр, ә эксперт жюри бәяләве буенча беренче урыннарны алган объект җитәкчеләре кыйммәтле призлар алды.
«Безнең шәһәрдә кунакчыллык индустриясенең шундый төрле булуы сөендерә, һәм шул ук вакытта һәр предприятие аерылып торырга һәм үзен нәтиҗәле тәкъдим итәргә тырыша. Һәрберегезгә тырышлыгыгыз һәм шәһәребез халкында һәм туристларда бәйрәмчә Яңа ел кәефе булдыруга өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәсе килә», – диде Е.Лодвигова.