Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2019, 16:37

Казан Башкарма комитетында Корея Республикасы делегациясен каршы алдылар

Яклар кадрлар сәясәте мәсьәләләре, шулай ук Татарстан башкаласы белән Сеул арасында туризм үсеше турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитеты вәкилләре - Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина һәм Туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова Корея Республикасы делегациясе белән очрашты.

Корея ягыннан WorldSkills һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатының Корея делегациясе әгъзасы Ян Бьен-вун, КФУның алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Ко Ен Чоль һәм башкалар катнашты. Очрашу Казан Башкарма комитетында узды.

Яклар Казан Башкарма комитеты үткәрә торган кадрлар сәясәте мәсьәләләре, шулай ук Татарстан башкаласы белән Көньяк Корея башкаласы – Сеул арасында туризмны үстерү турында фикер алыштылар.

Гөлнара Мусина Корея делегациясе әгъзаларына кадрлар аудиты һәм муниципаль хезмәткә кандидатлар сайлап алу, хезмәткәрләрне корпоратив укыту, коррупциягә каршы профилактика һ. б. турында сөйләде.

Корея ягы белән очрашуда шулай ук Казан белән Сеул арасында турыдан-туры рейслар оештыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар. Кунаклар билгеләп үткәнчә, Корея халкы арасында мондый юнәлеш бик кирәк булачак. Россиягә бару өчен алар еш кына нәкъ менә Татарстан башкаласын сайлыйлар.

Барлык яңалыклар