В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитетында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Фото: Марат Мөгыйнов
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкчелегендә узган террорчылыкка каршы комиссия утырышында социаль һәм казанлылар күпләп җыела торган объектларда куркынычсызлыкны арттыру турында фикер алыштылар. Контроль-үткәрү режимын көчәйтү, өстәмә чыгу юлларын тикшерү, төрле чараларда катнашучыларга карата уяу мөнәсәбәт гамәлгә ашырылырга тиешле мөһим чаралар буларак билгеләп үтелде.
Террорчылыкка каршы комиссия утырышында шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров, ТР башкаласы прокуроры урынбасары Руслан Габитов чыгыш ясадылар.
Бүгенге көндә шәһәрдә барлык социаль һәм мәдәни объектлар билгеләнгән таләпләр нигезендә техник куркынычсызлык чаралары һәм коймалар белән җиһазландырылган. Телекоммуникация технологияләре департаменты директоры Руслан Авилов сүзләренә караганда, Казан мәктәпләре куркынычсызлык системалары белән 100% тәэмин ителгән. Барлык балалар бакчаларында да керү контроле һәм аның белән идарә итү системалары бар, мәктәпкәчә учреждениеләрнең 83% ында – ашыгыч хәбәр итү җайланмасы, тагын 75% ында сак сигнализациясе урнаштырылган. 2024 елның беренче декадасына өстәмә җиһазландыру көтелә.
«Техник куркынычсызлык чараларын урнаштыру гына аз, аларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мөһим. Әйтик, мәгариф учреждениеләрендә бу – видеокүзәтү системаларының, контроль һәм керү белән идарә итү системаларының, янгын сигнализациясенең, штаттан тыш хәл килеп чыгу турында хәбәр итү системаларының, хәвеф сигнализациясе төймәсенең, металл детекторларының өзеклекләрсез хезмәт күрсәтә алуы. Моның өчен даими контроль кирәк», – диде Рөстәм Гафаров. Ул социаль учреждениеләрдә подвалларны, чардакларны, ярдәмче һәм хуҗалык бүлмәләрен, объектлар янындагы территорияләрне рөхсәт ителмәгән предметларга тагын бер кат карап тикшерү зарурлыгын искәртте.
Катнашучылар социаль объектларга керү режимын көчәйтү турында фикер алыштылар. Эшмәкәрләр карамагындагы объектларның: төрле сәүдә үзәкләренең, концерт мәйданчыкларының һ.б. куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе район администрацияләре башлыкларына күпфатирлы йортларны, подвалларны һәм чардакларны террорчылыкка каршы сак таләпләре үтәлешенә тикшерергә, торак булмаган биналарның ябык булу-булмавын билгеләргә йөкләмә бирде.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин KZN.RU порталына, теракт корбаны булмас өчен, гражданнарга массакүләм чараларда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләде.
Беренчедән, хуҗасыз калдырылган әйберләргә игътибарлы булу мөһим. Шикле предмет табылган очракта, аңа кагылырга ярамый, башкаларны да кисәтү зарур. Табылдык хакында учреждениенең сак хезмәткәрләренә хәбәр итәргә яки 112 телефонына шалтыратырга кирәк.
Икенчедән, эвакуация планнарын өйрәнү артык булмас – алар һәр объектта бар һәм һәркем өчен таныша алу мөмкинлеге булган урыннарда урнаштырылган, әмма, кагыйдә буларак, аларга игътибар итмиләр.
Өченчедән, янәшәдәге кешеләрне күзәтегез. Сезонга ярашлы итеп киенмәгәннәр яки зур үлчәмдәге киемнән булганнар шик уятырга мөмкин – корал яки шартлаткыч җайланмаларны кием эченә яшерү җиңелрәк, дип билгеләп үтте Сергей Чанкин.
Әгәр дә инде гадәттән тыш хәлгә юлыккансыз икән, тынычланырга тырышыгыз – кагыйдә буларак, паника хаталануга китерә. Әлеге учреждение өчен билгеләнгән кагыйдәләр буенча эш итегез. Әгәр дә алар юк икән, халык күпләп җыелган урыннан ераккарак китегез. «Халык агымы хәрәкәт иткән вакытта, уртада калмагыз, читкә чыгарга тырышыгыз, иң яхшысы – стенага якынрак булу», – дип билгеләп үтте гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.
Диләрә Гафурова