Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). 21 нче июньдә Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев һәм прокуратура вәкиле халык сорауларына җавап бирәчәк.
Гражданнарны кабул итү 14:00 сәгатьтә Казан Башкарма комитетында Кремль урамы, 3 адресы буенча башлана. Төгәлрәк мәгълүматны +7(843)299-16-93 телефоны буенча белергә була.