Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2018, 10:35

Казан Башкарма комитетында инвалидлар эшләре буенча Совет утырышы узды

Катнашучылар инвалидлар өчен физик культура һәм спортны үстерү программасын эшләү буенча эшче төркем булдыру турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU 22-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен физик культура һәм спорт үсеше программасын эшләү буенча эшче төркем булдыру турында фикер алыштылар. Инвалидлар эшләре буенча Совет утырышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәрде.

Фикер алышуда "Игелекле эшләр көне" хәйрия фонды директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов, ТР инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова, "Альпари" хәйрия фонды директоры Наталья Гыйләҗева, башка хәйрия оешмалары, район администрацияләре һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Гафаров бүгенге көндә Казанда 87 меңнән артык инвалид яши, шуларның 4667-балалар икәнлеген искәртеп үтте. "Безнең бурыч – инвалидлар спорт объектларына барып җитә һәм анда шөгыльләнә алсын өчен уңайлы мохит булдыру", - дип башлады ул утырыш эшен.

Исегезгә төшерәбез, инвалидларның физик культура һәм спортны алга таба үстерү буенча ведомствоара шәһәр программасын эшләү мәсьәләсе элегрәк Казан шәһәре Думасы сессиясендә күтәрелгән иде. Шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова һәр ведомствога уртак көч белән һәм аерым тырышлык белән хәл итәргә кирәк булган төп мәсьәләләрне җиткерде. Алар арасында муниципаль объектларда гына түгел, шәһәрдә социаль такси булдыру һәм башка мәсьәләләр дә бар. Моннан тыш, С. Вострикова эшче төркемгә кертү өчен кандидатлар исемлеген әйтеп үтте. Рөстәм Гафаров иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары вәкилләрен төркем эшенә кушуларын сорады. "Турыдан - туры инвалидлар белән шөгыльләнүче кешеләр күбрәк мәгълүматка ия", - дип билгеләп үтте ул.

Утырышта катнашучылар шулай ук социаль такси оештыру мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Надежда Титова сөйләгәнчә, "Кайгырту" оешмасы шундый ук социаль такси тәҗрибәсен кертүе турында сөйләде, әмма машиналар җитәрлек булмау хисабына (ике) ул чикләнгән санда гына инвалидларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. "Эш тагын да системалы булсын өчен, моның белән аерым муниципаль компания шөгыльләнергә тиеш", - диде ул, үз кандидатурасын эшче төркем составына кертүгә тәкъдим итеп. Комиссия эшендә башка оешма вәкилләре дә ярдәм итәргә теләк белдерделәр: "Трамплин" хәйрия фонды, "Чернобыль" союзы һәм башкалар. Инвалид балаларны ташуны оештыру буенча үз тәҗрибәсе белән " Зәкят" хәйрия фонды уртаклашырга әзер, дип хәбәр итте аның вәкиле Алсу Забарова.

Утырышта катнашучылар шулай ук чаңгы, велосипедлар прокаты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тренажерлар оештыру, спорт комитетының календарь планына инвалидлар өчен күбрәк чаралар кертү турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта зур игътибар таләп иткән инклюзия мәсьәләсе аерым ассызыклап үтелде, чөнки нәкъ менә шундый алым махсус балалар белән эшләүдә аеруча нәтиҗәле һәм аларга тулы үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә.

Фоторепортаж
Инвалидлар эшләре буенча совет утырышы
Барлык яңалыклар