Өлешчеләрнең акчаларын җәлеп итүче төзүчеләр өчен белешмәлек эшләнгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Казанда өлешчеләр акчаларын җәлеп итеп 94 күп фатирлы йорт төзелә. 214-ФЗ кысаларында өлешле төзелеш өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр Башкарма комитетта эшче киңәшмәдә төзүчеләр белән каралды.
Бүгенге көндә Торак сәясәте идарәсе 64 төзүченең төзелеш эшчәнлеген контрольдә тота. Бүген аларның экспертларга кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкинлекләре булды.
«Безгә мөрәҗәгатьләр килде, аларда төзүчеләр документларны рәсмиләштерү һәм йортлар төзегәндә кирәкле административ процедураларны үтү тәртибендәге үзгәрешләрне аңлатуны сорыйлар. Без шәһәр Башкарма комитетының, теркәү һәм кадастр исәп-хисап органнарының профильле структуралары вәкилләрен чакырып тематик очрашулар оештырырга булдык», - диде Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов очрашуны ачып.
Казан төзүчеләренә ярдәм итү өчен идарәнең профильле бүлеге тарафыннан бердәм торак төзелеше системасында мәгълүмат урнаштыру мәсьәләләре буенча белешмә эшләнде. Бүлек башлыгы Гүзәл Галиева киңәшмәдә катнашучыларга гайдтан ничек файдаланырга һәм мәгълүматны урнаштыру сроклары буенча хокук бозуларга юл куймаска кирәклеге турында сөйләде.
Искәртеп узабыз, төзүчеләр һәм алар төзегән объектлар турында наш.дом.рф сайтында урнаштырылган актуаль мәгълүмат белән теләгән һәркем таныша ала.
Шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр, шул исәптән төзелешкә рөхсәт һәм шәһәр төзелеше планы гамәлдә булу вакытына, төзелешкә чикләүләргә кагылышлы үзгәрешләр турында Казанның Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Хафизов сөйләде.
«Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты карала. «Өлешләп» буенча фатирга милек хокукларын теркәү тәртибе ничек үзгәрергә мөмкин булуы турында Росреестрның ТР буенча идарәсенең төзелештә өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Алексеева таныштырды.
«Өлешче белән өлешле төзелеш объектын тапшыру турында тапшыру акты яки башка документ имзаланганнан соң, ун эш көненнән дә соңга калмыйча, төзүче электрон рәвештә хокукларны теркәү органына өлешченең фатирга милек хокукын дәүләт теркәве турында гариза җибәрергә тиеш булачак», – дип хәбәр итте ул.
Шул ук вакытта күчемсез милек объектларын реаль вакыт режимында «ТехноКад» онлайн-платформасы аша рәсмиләштерү мөмкинлеге бар, аның төбәк вәкиле булып «Роскадастр» гавами-хокук копаниясенең ТР буенча филиалы тора.
«Платформа күп өстенлекләргә ия һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә теркәлү гамәлләренең барлык төрләренә документлар пакетларын әзерләүне һәм җибәрүне күздә тота, документларны веб-сайт яки мобиль кушымта аша карарга мөмкинлек бирә. Шулай ук хокукларны аерып торучы бер оешма кулланучылары өчен бердәм эш урыны булдыру мөмкинлеге бар», – дип сөйләде филиал директоры Артем Костин.
Ренат Шәмсетдинов экспертлар белән мондый очрашулар даими булачак, төзүчеләр киләсе түгәрәк өстәлләрдә һәм киңәшмәләрдә фикер алышу өчен үзләрен кызыксындырган сорауларын ugpdolevka@mail.ru e-mailына юллый ала, дип ышандырды.