Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2020, 17:00

Казан Башкарма комитетында коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен белем бирү семинары узды

Утырышта хезмәт тәртибе таләпләре, мәнфәгатьләр конфликты нигезләре һәм коррупциягә каршы торуның цифрлы механизмнарын кертү турында сөйләделәр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль бюджет учреждениеләре вәкилләре өчен коррупциягә каршы тору буенча уку семинары узды. Утырышта хезмәт тәртибе таләпләре, мәнфәгатьләр конфликты нигезләре һәм коррупциягә каршы торуның цифрлы механизмнарын кертү турында сөйләделәр. Очрашу 9-нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.

Семинарда беренче проректор, фәнни эшләр буенча проректор, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты профессоры Игорь Бикеев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең нигезе буларак шәхси кызыксыну аспектына игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге төшенчә хәзерге вакытта сизелерлек камилләшкән һәм киңәйтелгән.

Коррупциягә каршы тору турындагы профильле законда шәхси кызыксыну астында акча, башка милек, шул исәптән милек хокуклары, милек характерындагы хезмәтләр, башкарылган эшләр яки нинди дә булса файда һәм өстенлекләр алу рәвешендә керемнәр алу мөмкинлеге аңлашыла. Аларны карарлар кабул итәргә вәкаләтле затлар да, аларның туганнары да, алар белән нинди дә булса якын мөнәсәбәтләрдә торучы затлар да алырга мөмкин. И.Бикеев тыңлаучыларны кайбер прецедентлар белән таныштырды. «Шәхси кызыксыну төшенчәсенең үзгәрүе нәсел, кодалык, хезмәт күрсәтүләрнең формаль булмаган алмашынуы кебек күренешләргә каршы тору турында сөйли», - дип йомгаклады спикер.

Муниципаль хезмәткәрләр һәм кадрлар хезмәте игътибарсызлык аркасында җибәрә торган хаталар һәм хокук бозулар турында Казан прокуроры ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Руслан Фәттахов сөйләде. Ул тыңлаучыларны керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тутыруга җаваплырак һәм игътибарлырак карарга өндәде.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев коррупциягә каршы торуның цифрлы механизмнары турында сөйләде. «Без муниципаль программага IT-проектны керттек, ул аналитиканы үткәрәчәк һәм коррупция күренешләрен фаразлыячак», - диде ул һәм коррупцияне профилактикалау өчен шулай ук мәнфәгатьләрне контрольдә тоту программасы эшләнүен өстәде. Моннан тыш, коррупция мөнәсәбәтләрен киметү өчен суд эшләрен исәпкә алу системасы кертелә.

К.Беляев керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен искә төшерде. Очрашу азагында ул Башкарма комитет бүлекчәләренең һәм муниципаль бюджет учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре сорауларына җавап бирде.

Фоторепортаж
Муниципаль хезмәткәрләр өчен коррупциягә каршы тору буенча семинар, 26.11.2020
Барлык яңалыклар