В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырышта хезмәт тәртибе таләпләре, мәнфәгатьләр конфликты нигезләре һәм коррупциягә каршы торуның цифрлы механизмнарын кертү турында сөйләделәр.
Фото: Денис Гордийко
Семинарда беренче проректор, фәнни эшләр буенча проректор, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты профессоры Игорь Бикеев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең нигезе буларак шәхси кызыксыну аспектына игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге төшенчә хәзерге вакытта сизелерлек камилләшкән һәм киңәйтелгән.
Коррупциягә каршы тору турындагы профильле законда шәхси кызыксыну астында акча, башка милек, шул исәптән милек хокуклары, милек характерындагы хезмәтләр, башкарылган эшләр яки нинди дә булса файда һәм өстенлекләр алу рәвешендә керемнәр алу мөмкинлеге аңлашыла. Аларны карарлар кабул итәргә вәкаләтле затлар да, аларның туганнары да, алар белән нинди дә булса якын мөнәсәбәтләрдә торучы затлар да алырга мөмкин. И.Бикеев тыңлаучыларны кайбер прецедентлар белән таныштырды. «Шәхси кызыксыну төшенчәсенең үзгәрүе нәсел, кодалык, хезмәт күрсәтүләрнең формаль булмаган алмашынуы кебек күренешләргә каршы тору турында сөйли», - дип йомгаклады спикер.
Муниципаль хезмәткәрләр һәм кадрлар хезмәте игътибарсызлык аркасында җибәрә торган хаталар һәм хокук бозулар турында Казан прокуроры ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Руслан Фәттахов сөйләде. Ул тыңлаучыларны керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тутыруга җаваплырак һәм игътибарлырак карарга өндәде.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев коррупциягә каршы торуның цифрлы механизмнары турында сөйләде. «Без муниципаль программага IT-проектны керттек, ул аналитиканы үткәрәчәк һәм коррупция күренешләрен фаразлыячак», - диде ул һәм коррупцияне профилактикалау өчен шулай ук мәнфәгатьләрне контрольдә тоту программасы эшләнүен өстәде. Моннан тыш, коррупция мөнәсәбәтләрен киметү өчен суд эшләрен исәпкә алу системасы кертелә.
К.Беляев керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен искә төшерде. Очрашу азагында ул Башкарма комитет бүлекчәләренең һәм муниципаль бюджет учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре сорауларына җавап бирде.