В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә берничә дистә ел эчендә Казанның үзгәрүен чагылдырган 150-дән артык эш тәкъдим ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Казан Башкарма комитетында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Экспозициядә берничә дистә ел эчендә Казанның үзгәрүен чагылдырган 150-дән артык эш тәкъдим ителгән.
Фоторәсемнәрдә шәһәрнең үзәк урамнары, 60-90 еллардагы транспорт өлкәсе үсеше, Казанның төп истәлекле урыннары төзелеше сурәтләнгән. Шулай ук рәсемнәрдә казанлыларның төрле еллардагы тормышы, аларның массакүләм чараларда – демонстрацияләрдә, шәһәр Сабан туенда, мәктәп укучылары һәм студентлар гына түгел, предприятие хезмәткәрләре дә катнашкан көзге уңыш җыюларында катнашулары чагылыш тапкан.
Казан Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина сөйләгәнчә, күргәзмәнең максаты – Казанның йөз ел эчендә ничек үзгәрүен күрсәтү. «Күргәзмә Башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән оештырылды, һәр гаиләдә борынгы Казан фотографияләре саклана. Без яшь буынга үзебезнең шәһәренең тарихын һәм Казанның ничек үзгәрүен күрсәтергә теләдек», - дип билгеләде Г.Мусина.
Күргәзмә 9-нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.