Онлайн-консультация 3-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казан халкы шәһәр Башкарма комитеты белгечләре белән читтән торып элемтәгә керә ала. Консультация эше Skype юлы белән үткәреләчәк. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес: 12.00 - 13.00) кабул ителәчәк. Онлайн-консультация 3-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Моңа кадәр Казан Башкарма комитетында һәм аның структур бүлекчәләрендә яңа коронавировус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан 3-нче апрельгә кадәр гражданнарны шәхси кабул итү туктатылды.
Элеккечә үк мөрәҗәгатьләрне җирле үзидарә органнарының рәсми порталына Интернет-кабул итү бүлегенә җибәрергә була. Әгәр сорау Казанның җирле үзидарә органнары компетенциясенә керсә, мөрәҗәгать аны теркәгән көннән алып 30 көн эчендә карала.
Исегезгә төшерәбез, Skype аша консультацияләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, Вахитов һәм Идел буе районнары, Киров һәм Мәскәү районнары, Совет районы, «Иске шәһәр» префектурасы, Торак сәясәте идарәсе, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсендә ачылды.