Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2020, 14:17

Казан Башкарма комитетында шәһәр паркларында һәм скверларында сәүдә итү шартлары турында фикер алышачаклар

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру аукционнары март башында старт ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Казан Башкарма комитетында бизнес вәкилләре һәм эшмәкәрләр белән ел саен үткәрелә торган ачык очрашу узачак. 25-нче февральдә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров җәмәгать киңлекләре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру шартлары турында сөйләячәк.

Сайтта узарга тиешле аукционнар март башында старт ала, ә аларның нәтиҗәләре апрель башында ясалачак. Паркларда җәйге сезон рәсми рәвештә май аенда башланачак, нәкъ менә шул вакытта эшмәкәрләр шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә эшли башлаячак та инде. Узган елдагы кебек үк, стационар булмаган сәүдә объектларының бер өлеше берничә сезонга уйнатылачак, яңа территорияләр дә өстәләчәк. Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап Казан парклары территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны җайга салу вәкаләтләре Парклар һәм скверлар дирекциясенә тапшырылды.

Очрашу 14.00 сәгатьтә, катнашучыларны теркәү 13.30 сәгатьтә башлана. Фикер алышу шәһәр Башкарма комитетының зур утырышлар залында узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)239-44-33 телефоны буенча белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар