Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2019, 17:30

Казан Башкарма комитетында ТР башкаласы һәм Кытай Ханчжоу арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Казан Мэриясендә ТР башкаласы Башкарма комитеты вәкилләре Кытайның Ханчжоу шәһәреннән килгән делегация белән очрашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэриясендә ТР башкаласы Башкарма комитеты вәкилләре Кытайның Ханчжоу шәһәреннән килгән делегация белән очрашты. Яклар IT-өлкәдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Сәламләү сүзе белән Кытайдан килгән кунакларга вице-мэр Евгения Лодвигова мөрәҗәгать итте. Ул искә төшергәнчә, Казан белән Ханчжоу арасында 2003 елда кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куелган. Мондый килешүләр Кытайның Шэньчжэнь, Гуанчжоу һәм Чэнду шәһәрләре белән дә имзаланган. «Әлеге шәһәрләр белән якын мөнәсәбәтләребез бар, без аларга даими барабыз. Безнең бүгенге очрашу - дустанә мөнәсәбәтләр өчен чикләр булмавын исбатлау. Сезгә безнең шәһәргә килүегез өчен рәхмәтлебез», – диде Е.Лодвигова.

Үз чиратында Ханчжоу Кэ Цзисинь Казан үзенең бай тарихы белән генә түгел, ә икътисады белән дә горурлана ала, дип билгеләп үтте. «Сезнең шәһәр икътисады прогрессив үсеш ала, без сезнең белән бу юнәлештә эшләргә шат булачакбыз, моның өчен безгә ешрак очрашырга һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк», - диде Кэ Цзисинь һәм Ханчжоуның да Казан кебек үк мәгълүмати технологияләрне үстерүен өстәде.

IT-өлкә турында сөйләгәндә, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов Ханчжоуда туризм, сәламәтлек саклау, икътисад, транспорт өлкәләрендәге мәгълүматларны җыярга, эшкәртергә һәм анализларга мөмкинлек бирә торган система яхшы үсеш алган, дип билгеләп үтте. «Безгә әлеге системаның ничек эшләве ошады. Аны үзебездә дә туризмны үстерү өчен кулланып, килгән туристлар санын күзәтеп бара, сувенир продукциясенең иң популярлыгын анализлый алыр идек», – диде Р.Ханнанов һәм Кытайдан килгән кунакларны системаны апробацияләүдә ярдәм итәргә чакырды.

Икътисад һәм мәгълүматлаштыру бюросының баш инженеры Ханчжоу Ню Цзянь, Казанда мәгълүматлар җыю системасын сынау белән бәйле рәвештә, ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Евгения Лодвигова узган ел Казанда 12,5 меңнән артык Кытай туристы булуын ассызыклады һәм әлеге сан ел саен артыр дип өмет белдерде.

Очрашу ахырында киләсе елга кардәшлек элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар программасын төзү турында карар кабул ителде.

Очрашуда Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, Икътисади үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева катнашты.

Барлык яңалыклар