Яклар физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Бүген Казан Мэриясендә ТР башкаласы Башкарма комитеты вәкилләре Кытайның Гунчжоу шәһәреннән килгән делегация белән очрашты. Яклар физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Сәламләү сүзе белән Кытайдан килгән кунакларга Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров мөрәҗәгать итте. Ул Казанның Кытай Халык Республикасы шәһәрләре белән хезмәттәшлеге, нигездә дустанә шәһәрләр булдыру турындагы килешүләр нигезендә төзелүен искәртте. Бүген Кытайның Ханчжоу, Шэнчжэнь, Гуанчжоу һәм Чэнду шәһәрләре белән шундый килешүләр төзелгән. «Әлеге килешүләр безгә төрле юнәлешләрдә тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, алар арасында шәһәр төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура һәм тарихи һәйкәлләрне саклау һ.б. бар», - диде Р.Гафаров.
Ул шулай ук ике як өчен дә туризм үсеше зур роль уйнаганын билгеләп үтте. 2018 елда Казанда Кытайдан 12578 турист булып киткән, аларның 2330-ы килүләренең максаты итеп туризмны күрсәткән. «Безнең регионнар арасында үзара файдалы мөнәсәбәтләр өчен перспективалар бик зур, һәм тиздән без партнерлыкның яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарбыз дип уйлыйм», - диде Р.Гафаров.
Үз чиратында, Гунчжоу физик тәрбия һәм спорт идарәсе инспекторы урынбасары Мао Цзихун Казанның «спорт башкаласы» статусын лаеклы рәвештә тота торган бик матур шәһәр булуын билгеләп үтте. «Сезнең шәһәр мәдәни-тарихи мираска бай, әмма Казан үсешендә спорт аерым урын алып тора. Үзегезнең спорт учреждениеләрегез, бөтен дөньяга танылган клубларыгыз белән горурлана аласыз», - диде М.Цзихун һәм Казанның халыкара спорт чараларын ничек югары дәрәҗәдә үткәрә алуы белән кызыксынды.
Р.Гафаров Казанда инде 10 ел спорт һәм социаль проектлар дирекциясе булуын, ул барлык зур вакыйгаларны оештыру өчен җавап бирүен җиткерде.
М.Цзихун сүзләренә караганда, Кытай Халык Республикасы, Казан кебек үк, спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Аерым алганда, Кытай 2008 елда Җәйге Олимпия уеннарын, 2011 елда җәйге Универсиаданы кабул итте, ә 2022 елда Пекин кышкы Олимпия уеннары башкаласы булачак.
Рөстәм Гафаров Гуанчжоуда массакүләм спорт төрләре, аерым алганда, сулыш гимнастикасы ягыннан ушу үсеше белән кызыксынды.
Гуанчжун һөнәри-техник көллиятенең күнегүләр ярышлары буенча директоры Чжан Юнчунь Кытайда балалар 3-4 яшьтән спорт белән шөгыльләнә, дип сөйләде. Ушуга килгәндә, әлеге гимнастика махсус спорт мәктәпләрендә укытыла икән. Чжан Юнчунь Казан тренерлары өчен ушу буенча мастер-класс үткәрергә тәкъдим итте.
Көрәш сәнгате белән беррәттән, Гуанчжоуда футболны үстерүгә зур игътибар бирелә. Визит карточкасы булып «Гуанчжоу Энергранд Таобао» футбол клубы тора.
Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Казан командаларының берсе һәм Гуанчжоу клубы арасында матч уздырырга тәкъдим итте. «Без сезгә бу үтенеч белән рәсми рәвештә мөрәҗәгать итәчәкбез. Әлеге матч туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә дә ярдәм итәр иде – сезнең команданың җанатарлары Казанга килеп, безнең туристик потенциалыбыз белән таныша алыр иде», - дип аңлатты Д.Санникова.
Чарада шулай ук Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Линар Гарипов, Парклар һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры Дарья Куракова, Кытай ягыннан - спорт фәннәре институты директоры Гао Цзяньцзюнь, физик тәрбия һәм спорт эшләре буенча идарә башлыгы Чэнь Цзяньцзу катнаштылар.