В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырышны Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин үткәрде.
Фото: Марат Мугинов
Утырышны ачып, Евгений Варакин искә төшергәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, 2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Казанда туган телләрне үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Киләсе елда безнең алда зур уртак эш тора», - дип билгеләп үтте Евгений Варакин.
Казандагы миграция вәзгыяте турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов сөйләде. Агымдагы елның 11 аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге тарафыннан чит ил гражданнарының килүе турында 106 мең 786 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу узган ел белән чагыштырганда 49,4 процентка кимрәк. Андрей Шулепов сүзләренчә, бу март аенда Россия Хөкүмәте тарафыннан коронавирус инфекциясе пандемиясе таралуга бәйле рәвештә чит ил гражданнарына илгә керү һәм аннан чыгу буенча чикләүләр кертелү белән бәйле. Чит ил кешеләренең күбесе Казанга Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Әзербайҗаннан, Казахстаннан, шулай ук Украинадан килә. Ерак чит илләр арасында Кытай, Төркия, Германия, Италия, АКШ һәм Франция лидерлар рәтендә тора. Барлыгы Казанга 155 илдән гражданнар килгән. Килүнең төп сәбәбләре - хезмәт эшчәнлеге һәм уку. «11 ай эчендә Казанда чит ил гражданнары хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукына 10 мең 376 патент алды», - дип билгеләп үтте Андрей Шулепов.
Халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу принципларын ныгытуны кешеләрдә яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, дип саный Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина. Ул район балалар бакчаларының барысында да туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркемнәренең оештырылуы турында сөйләде. «Баланының үсеше һәм тәрбияләү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Үсеш мохите таләпләргә туры килә», - дип билгеләп үтте спикер. Моннан тыш, районнарда мәктәпкәчә яшьтәге балалар тарафыннан рус һәм татар телләрен үзләштерүнең сыйфатын күтәрү өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмаларының алдынгы эш тәҗрибәсен тарату эше җайга салынган. «Укучыларны үз халкының мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итү, укучыларның милли үзаңын үстерү, сәләтле балаларны ачыклау өчен мәгариф учреждениеләре төрле олимпиадаларда һәм чараларда актив катнашалар», - дип ассызыклады Алия Заһидуллина. Шул ук вакытта район мәктәпләре укучылары татар теле буенча шәһәр олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бигрәк тә быел Мәскәү районының 2 нче номерлы гимназиясе һәм Киров районының 3-нче номерлы гимназиясе укучылары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Телләрне үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча зур эш шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнарында да алып барыла. Район хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая район территориясендә югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары урнашкан, ә яшьләр гомуми халыкның 32%-ын тәшкил итә, дип ассызыклады. «Ел саен Идел буе югары уку йортлары арасында Идел буе халыклар дуслыгы фестивальләре инде дистәләрчә еллар Идел буе һәм Урал буе югары уку йортлары, Россиянең башка төбәкләре студентларын, шулай ук Казанда белем алучы Азия, Африка, Латин Америкасы студентларын интеграцияли, аларда рухи кыйммәтләргә, традицияләргә һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияли», - дип сөйләде Ольга Дроздецкая. Ул шулай ук районнарда ике дәүләт телендә барлык сәламәтлек саклау, мәгариф, эре предприятиеләр элмә такталары рәсмиләштерелгән, дип билгеләде. «Тиешле учреждение элмә такталарын һәм эш режимы турында мәгълүмат бирә торган такталарны урнаштыру буенча уңай динамика күзәтелә. Милекчеләр белән даими нигездә республиканың ике дәүләт телендә алтакталар урнаштыру кирәклеге турындагы законнар таләпләрен аңлату буенча эш алып барыла», - дип сөйләде Ольга Дроздецкая.
Евгений Варакин ассызыклаганча, әлеге эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, чараларны уздырганда ике телне куллану мөһим. «Минем шуны искәртеп үтәсем килә, чаралар, киңәшмәләр, утырышлар уздырганда, чыгышларның ике телдә булырга тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Бу Яңа ел бәйрәмнәрендә музыка белән тәэмин итүгә дә кагыла», - дип билгеләп үтте Евгений Варакин.
Казан Яшьләр парламентының мәдәният, телләрне саклау һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Идел Кыямов татар телен яшьләр арасында популярлаштыру турында сөйләде. Дөресен әйткәндә, без, яшьләр, шулай ук татарча сирәк сөйләшәбез. Бигрәк тә шәһәрдә үскән кешеләрнең тел тәҗрибәсе юк. Безнең бурыч - туган телдә аралашуны мотивацияләү, моның өчен уңайлы мохит булдыру», - диде Идел Кыямов. Ул Казанның күренекле эшлеклеләре турында сөйләнәчәк видеороликлар сериясен булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук аның тәкъдимнәре арасында аена бер көн мәктәпләрдә һәм техникумнарда милли көн уздыру фикере дә бар иде, анда балалар һәм студентлар уку йортларына милли киемнәрдә яки костюм элементлары белән килер иде.
Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев хәбәр иткәнчә, киләсе елда Казанда илебезнең һәм БДБ илләренең төрле төбәкләреннән танылган шагыйрьләр һәм язучылар чакырылачак «Поэзиянең сокландыргыч юллары» Бөтенроссия фестивален үткәрү планлаштырыла. Шулай ук Бөтенроссия хорлар фестивален оештыру да планда бар. «Без Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Россия һәм Идел буе халыклары гимннарын милли костюмнарда, тере оркестр белән башкарачак җыелма хор булдырырга җыенабыз», - дип сөйләде Константин Яковлев. Башкалар арасында ул республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.
К.Яковлев шулай ук шәһәрдә милли ризыклар, традицион кәсепләр һәм һөнәрләр, халык уеннары, мастер-класслар, Казанда яшәүче халыкларның күпмилләтле концерт программалары тәкъдим ителәчәк этнопарк оештыру тәкъдиме турында сөйләде.
«Милли бәйрәмнәр безне төрле милләт вәкилләренә аңлап карарга өйрәтә. Мондый бәйрәмнәр милли традицияләрне сакларга ярдәм итә», - дип килеште спикер белән Евгений Варакин. Ул ассызыклаганча, алга таба да Казан халкы арасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту эшен дәвам итү мөһим. «Халыкларның тыныч яшәү нигезе - милләтара аралашу һәм бер-береңә хөрмәт мәдәнияте булу. Бу мәдәниятне халык арасында формалаштыру, бу мәсьәләгә кечкенәдән үк зур игътибар бирү мөһим. Без үз мәдәниятебезне белергә тиеш», - дип йомгаклады Евгений Варакин.