Уртак проектларны мәгариф, бизнес, мәдәният, шәһәр инфраструктурасы өлкәләрендә эшләү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казан Башкарма комитетында Австралиядән килгән делегация вәкилләре белән социаль-икътисади үсешнең төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белән очрашуга Австралия Илчелегенең икенче секретаре Дэмиен Брукард килде. Яклар уртак эш турында килештеләр һәм хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләделәр.
Очрашуда Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов, Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фәттиев һәм Австралия сәүдә һәм Инвестицион комиссиясе менеджеры Наталья Смирнова катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Гафаров кунакларны сәламләде һәм Казанның өч мең ел элек Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтырган юлда урнашуын билгеләп үтте. «Бу юл буенча сәүдә йөкләре узган, әмма ул икътисад үсеше өчен генә мөһим булмаган. Бу юлда Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятләре, гореф - гадәтләре, яшәү рәвешләре очрашкан», - диде ул. Бүген Казан - Россиянең төп капиталга инвестицияләр кертү һәм Идел буе шәһәрен төзү буенча әйдәп баручы иң эре сәнәгать, финанс, сәүдә һәм туристлык үзәкләренең берсе, дип өстәде Р.Гафаров һәм узган ел Татарстан башкаласының үзендә 3 миллион туристны каршы алуын искә төшерде.
Казанга Австралиядән килгән кунаклар саны да арта. 2017 елда Казанга 636 Австралия гражданы килде, ә 2018 елда аларның саны, Казанда Австралия белән Франция арасында чемпионат матчын уздыру аркасында, 5635 кеше тәшкил итте, дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
Дэмиен Брукард үз чиратында Казанда инде икенче тапкыр булуы турында сөйләде. «Бу Россиядәге иң матур шәһәрләрнең берсе. Сездә дә сез хаклы рәвештә горурлана торган бай мәдәният бар, - дип фикерләре белән уртаклашты Д.Брукард. - Австралия Хөкүмәте вәкилләре буларак, безгә Казан кызыклы. Туризм ягыннан гына түгел. Бу төрле мөмкинлекләре булган шәһәр. Без бизнеста да, шәһәрне планлаштыруда да бергә эшли алыр идек».
Бергәләп эшләү өчен муниципаль берәмлекләр арасында хезмәттәшлеккә чыгарга кирәк, дип ассызыклады Дарья Санникова. «Казанның Кытай, Төркия, Франциядә тугандаш 15 шәһәре бар, - диде ул. – Бу үзара хезмәттәшлек турында килешү, үзенә күрә ул эш алып барырга мөмкин булган юнәлешләрне билгели торган механизм». Ул шулай ук 1988 елдан Казан мәктәп укучылары белән алмашу буенча уртак проект гамәлгә ашырыла торган Брауншвейг тугандаш шәһәрен мисалга китерде. Шуның аркасында укучылар башка илнең мәдәниятен һәм телен өйрәнәләр.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренең берсе – шәһәр инфраструктурасын үстерү. «Россиядә «Уңайлы шәһәр мохите» программасы формалаштырылды, аның нигезендә Татарстанның, аерым алганда Казанның тәҗрибәсе бар, – дип билгеләде Жанна Белицкая. - Күп кенә юнәлешләрдә Казан беренче булып тора. Әйтик, без тышкы реклама мәсьәләсен шәһәрдәге артык элмә такталарын алып хәл иттек. Хәзер без сыйфатка йөз тотабыз».
Казан һәм Австралия мәдәни юнәлештә хезмәттәшлек итә башлады инде: Австралия кунаклары килүенең төп максатларыннан берсе - бүген Татарстан башкаласында башланачак Австралия кыска метражлы кино фестивале. Д.Брукард сүзләренә караганда, фестиваль программасына кертелгән фильмнар Австралия турындагы мифларны һәм стереотипларны таратуга юнәлдерелгән.
Азат Абзалов шәһәр халкын дустанә илнең колориты белән таныштырачак уртак чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрергә тәкъдим итте. «2004 елдан башлап ЮНЕСКО химаясендә креатив шәһәрләр челтәре эшли, Австралиянең 4 шәһәре бу челтәргә кертелгән – Сидней, Мельбурн, Джелонг, Аделаида, дип өстәде ул. - Казан ЮНЕСКОның бу челтәренә музыка юнәлеше буенча керү өчен гариза әзерләде. Аделаида белән музыка юнәлешендә сезнең ярдәмегезгә һәм хезмәттәшлеккә шат булачакбыз».
Бизнесны үстерү өлкәсендә уртак проектлар да перспективалы булырга мөмкин, дип өстәде Р.Гафаров. «Бездә бизнес белән эшли торган Сәүдә-сәнәгать палатасы, Инвестицион үсеш агентлыгы бар – бу безнең республика өчен дә мөһим юнәлеш, - диде ул. - Безгә сезне конкрет нәрсә кызыксындыруын белергә, аерым, иң мөһим юнәлешләрне билгеләргә кирәк».
Очрашу ахырында Р.Гафаров кунакларга киләчәктә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә, иң кызыклы юнәлешләрне билгеләп, конкрет проектлар буенча фикер алышуны дәвам итәргә тәкъдим итте.
«Әлбәттә, Россия белән Австралияне 15 мең чакрымга якын ара аера. Әмма бу, безнең фикер буенча, киләчәктә дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә һәм тәҗрибә белән нәтиҗәле алмашуга киртә булырга тиеш түгел», - дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.