Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2019, 14:36

Казан Башкарма комитетында шәһәр эвакуация комиссиясе эше турында фикер алыштылар

Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы 2018 елдагы эвакуация хезмәтләренең эше турында сөйләп үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казан Башкарма комитетында эвакуация комиссиясе утырышы булды, анда Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов шәһәрнең 2018 елдагы эвакуация хезмәтләренең эше турында сөйләп үтте.

Әйтик, узган ел комиссия халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларының әзерлеген тикшерүгә аерым игътибар биргән. Зыян күргән халыкны «Татнефть-Арена», «Новинка» кунакханә комплексы, «Кварт» кунакханә торак комплексы, Казан дары заводы профилакториясе, «Гвардия» кунакханәсе мәйданчыкларында вакытлыча урнаштыру пунктларын җәелдерү буенча күрсәтмә гамәли дәресләр уздырылган.

Ф.Тимерханов билгеләп үткәнчә, халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне чыгару буенча эвакуация чаралары үткәрү һәм аларны куркынычсыз районнарда урнаштыру гражданнар оборонасы буенча төркемнәргә кертелгән шәһәрләр халкын яклауның төп ысулы булып тора. Моның өчен шәһәрдә 47 кешедән торган эвакуация комиссиясе, Казан районнары администрацияләренең 4 эвакуация комиссиясе, 129 җыелма эвакуация пунктыннан торган комиссия эшли. Алар җыелу, халыкны исәпкә кую һәм аларны куркынычсыз районнарга озатуны оештыру өчен җаваплы.

Казанда шулай ук халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне эвакуацияләү планы эшләнгән һәм расланган. «Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, өлешчә эвакуация 5 тәүлек дәвамында узачак, гомуми эвакуация вакытында белгечләр 30 сәгать эчендә Казан халкының 54,9%-ын – 682,705 мең кешене эвакуацияли алачак», - дип хәбәр итте идарә башлыгы.

Җыелма эвакуация пунктларын оештыру буенча үткәрелгән гамәли өйрәнүләр (аларда 349 кеше катнашты) нәтиҗәләре буенча, Ф.Тимерханов Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, Гайдар исемендәге мәдәни-яшьләр үзәге, Вахитов районының 51-нче мәктәбе һәм 27-нче гимназиясе, Казан медицина көллияте мәйданчыкларында урнашкан җыелма эвакуация пунктларының яхшы әзерлекле булуын билгеләп үтте.

«2018 елда без шәһәрнең эвакуация комиссиясенең һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте һәм торак төзелеше кооперативлары белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эшләмәүче халыкны һәм ялгыз пенсионерларны куркынычсыз районнарга эвакуацияләүне планлаштыру буенча уртак эшен дәвам иттек», - дип өстәде Ф.Тимерханов. «Уютный дом» идарәче компаниясен, «Заречье» идарәче компаниясен һәм Мәскәү районының Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясен иң әзерлекле һәм оешкан булуын билгеләп үтте.

Гомумән алганда, Казанның эвакуация хезмәтләре үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәргә әзер, дип ассызыклады докладчы. Халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне эвакуацияләү һәм урнаштыру планнары тиешле таләпләргә җавап бирә.

Фоторепортаж
Эвакуацион комиссия утырышы, 14.03.2019
Барлык яңалыклар