В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә Казан Башкарма комитетында Депутат көне узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Кичә Казан Башкарма комитетында Депутат көне узды. Казан шәһәр Думасы депутатлары социаль-икътисади үсеш фаразын һәм 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проектын тыңладылар. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде, чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары Радик Шәфигуллин, Илдар Шакиров, Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты. Алар депутатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
2030 елга кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 50%-ка җитәргә тиеш
Очрашу башында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Казанның социаль-икътисади үсеше фаразы турында сөйләде. Аерым алганда, ул депутатлар игътибарын шәһәрдә сәнәгать җитештерүе үсешенә, инвестицион климатка, кулланучылар базарындагы вәзгыятькә, хезмәт хакына һәм башка мәсьәләләргә юнәлтте.
Депутат Лилия Бакулина соңгы вакытта «соры» хезмәт базары күләме үзгәрдеме һәм аны кыскарту өчен нинди чаралар күрелә, дип кызыксынды. «2019 елда «соры» базарда эшләүчеләр саны 169 мең кеше тәшкил иткән. 2018 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч кимегән – ул вакытта алар 176 мең кеше булган. Бу территориаль шәһәр комиссияләренең нәтиҗәле эше турында да сөйли», – дип ассызыклады А.Вәлиәхмәтов.
Динара Хәлимдарова бүгенге көндә Казан халкының ничә проценты хәерчелек чигендә тора дип сорау бирде. Татарстан башкаласында бу күрсәткеч 3,9% тәшкил итсә, республикада – 7%, ә Россия Федерациясендә – 12%, дип хәбәр итте спикер. Икътисади үсеш комитеты рәисе аныклап үткәнчә, исәпләү вакытында яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы алучылар, шулай ук хезмәт хакының рәсми өлешен – әлеге дәрәҗәдән түбәнрәк, ә калган өлешен конвертта алучылар исәпкә алына. Ягъни, чынлыкта алар хәерчелек чигендә түгел, дип ассызыклады А.Вәлиәхмәтов.
Депутат Булат Котдусовның соравына җавап биреп, Икътисади үсеш комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, фаразлаулар буенча Казанның эчке территориаль продуктында 2030 елга кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 50%-ка җитәргә тиеш. Хәзер бу күрсәткеч якынча 29% тәшкил итә, дип аңлатты докладчы. «Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең 3 еллык программасы тәмамланып килә, әмма без инде эшмәкәрләр арасында кирәкле ярдәм чараларын дәвам иттерәбез һәм яңа проектлар өстендә эшлибез», - диде А.Вәлиәхмәтов. Мәсәлән, кредит буенча процент ставкасын субсидияләү программасы эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүгә яхшы ярдәм булып тора.
Казан бюджетыннан 41 млн. сум балалар бакчалары хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин депутатларга 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проектын тәкъдим итте. Шулай итеп, 2020 елга шәһәр бюджеты керемнәр буенча 1 млрд 941 млн сумга артачак һәм 24 млрд 964 млн сум тәшкил итәчәк. Бюджетның чыгымнар өлешендә дә шундый ук сумма булыр дип көтелә. «Шәһәр бюджеты чыгымнарының фараз күрсәткечләрен формалаштыру этабында ук агымдагы ел белән чагыштырганда 491,3 млн сумга өстәмә чыгымнар кертелгән», – дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.
Депутатларны беренче чиратта социаль өлкәгә киткән чыгымнар кызыксындырды. Аерым алганда, Ләйлә Гарифуллина киләсе елда бюджетта яшьләргә грант ярдәме күрсәтү һәм «Студентлар язы», гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе, «Зур тәнәфес» кебек традицион чараларны үткәрү өчен акча каралганмы, дип сорады. «Грант ярдәменә акчаларның бер өлеше тиешле структур бүлекчәләр бюджетында салынган, акчаның бер өлеше тармак министрлыклары чыгымнарында каралган. Киләсе елда аларның тулы күләмдә түләнәчәгенә шигем юк», - дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин. Традицион чараларны финанслауга килгәндә, ул ел башына бюджет акчаларының калдыгы хисабына тәэмин ителә һәм эш тәртибендә каралачак.
Депутат Рәшит Низамов бюджет проектында балалары әлеге бакчага йөри торган балалар бакчалары хезмәткәрләренә ярдәм каралганмы дигән сорау бирде. И.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу - бюджетны формалаштырганда ук хәл итә алган мәсьәләләрнең берсе. Ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләүгә киләсе елда якынча 41 млн сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте докладчы.
Шулай ук депутатлар шәһәр читендәге балалар лагерьларын ремонтлау темасын да кузгаттылар. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин аларны өч ел дәвамында республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерү планлаштырылуын искәртте.
«Эш бара, безнең өчен әлеге проектны гамәлгә ашыру - 1 нче номерлы бурыч»
Шәһәрнең торак массивларында юлларны чистартуны финанслау темасын депутат Булат Фәрхетдинов күтәрде. Казанның Финанс идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, барлык муниципаль юлларны карап тотуга җыелма сумма якынча 1 млрд. сум тәшкил итә. «Ел саен 468 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелүгә карамастан, бу барлык ихтыяҗларны да канәгатьләндерми. Проблема шунда ки, барлык юлларның дә каты өслеге юк, шуңа бәйле рәвештә аларны исәп-хисапка алмыйлар. Хәзер без әлеге сумманы санау һәм аңа барлык юлларга хезмәт күрсәтүне кертү өчен Татарстан Премьер-министрына мөрәҗәгать иттек», – дип өстәде Денис Калинкин.
Депутат Марат Бикмуллин шәһәр Мэриясе вәкилләренә чүп-чарны аерым җыюны һәм утильләштерүне оештыру чыгымнарын бүлү турында сорау бирде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бу муниципалитет вәкаләтләренә керми – бүген бу мәсьәлә өчен җаваплылык республикага һәм төбәк операторына йөкләнгән. «Хәер, шәхси торак төзелеше зонасында 300-гә якын контейнер мәйданчыгы муниципаль милектә тора. Без аларны төзекләндерүгә акча карыйбыз, ә калганы безнең вәкаләтләргә керми», – дип хәбәр итте ул. Денис Калинкин республикада «Безнең ишегалды» программасы кабул ителүен искәртте, аның кысаларында өч ел дәвамында Казанның барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк. «Эшләрнең берсе - калдыкларны аерым җыю өчен контейнер мәйданчыкларын булдыру. Бүген алар белән торак йортларның 80%-ы җиһазландырылган. Эш бара, безнең өчен әлеге проектны тормышка ашыру – 1 нче номерлы бурыч», - дип ассызыклады Башкарма комитет башлыгы.
Казанның комплекслы геомәгълүмати системасы 50%-ка диярлек эшләнгән
Шулай ук актуаль мәсьәлә – муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру. «Бүген бу - актуаль мәсьәләләрнең берсе. Аны хәл итү, чыннан да, бик мөһим, чөнки цифрлы системалар коррупция куркынычларын юкка чыгарырга һәм хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте депутат Марат Шакиров. Ул әлеге процессның бүгенге көндә нинди этапта булуын һәм аны финанслау ничек тормышка ашырылуын сорады. «Без цифрлы форматка ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 19 хезмәтне күчердек. Хәзер комплекслы геомәгълүмати система эшлибез, ул киләсе елның маенда тәмамланачак. Функционалның 50% тирәсе гамәлгә ашырылган инде», - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин һәм узган ел бу максатларга 46 млн сум бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
Бюджет проекты буенча фикер алышу ахырында Контроль-хисап палатасы рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахманова Казан бюджетының 2020 елга һәм план чорына керемнәре һәм чыгымнары буенча баланслануын билгеләп үтте. «Проект барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләнеп бетереләчәк. Казан шәһәр Думасының булачак сессиясендәге докладында нинди кисәтүләр исәпкә алынганлыгы, ә кайсылары алдагы эшкә алыначагы һәм бюджет үтәлеше буенча тормышка ашырылачагы турында хәбәр ителәчәк», – дип нәтиҗә ясады Д.Калинкин.
Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында 24-нче октябрьдә бастырып чыгарылган иде, ә 7-нче ноябрьдә проектны ачык тыңлаулар узды. Аны Казан шәһәр Думасының якындагы сессиясендә тулысынча караячаклар.