Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 16:01

Казан Башкарма комитетында Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

Ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында Казан районнары администрацияләре башлыклары сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU 29 апрель, Алинә Бережная). Казанда 11080 Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалидлары, аларга тиңләштерелгән затлар һәм гаилә әгъзалары яши. Аларның уңайлы тормышын тәэмин итүдә медицина ярдәме күрсәтү һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту өстенлекле бурычлар булып кала бирә. Ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан районнары администрацияләре башлыклары сөйләде.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев сөйләгәнчә, ветераннар даими рәвештә комплекслы медицина тикшерүләре уза: сәламәтлекләренә бәйле рәвештә 948 кеше өйдә медицина тикшеренүләре узган, 62 пациент өчен өй стационары оештырылган. 2010 елдан ике районда 275 кеше торак белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, быел 127 ветеран яши торган 43 күпфатирлы йортта комплекслы капиталь ремонт, шулай ук ялгыз яшәүче ветераннарның 3 фатирын ремонтлау планлаштырылган, дип билгеләп үтте Тимур Алибаев. Ул шулай ук бәйрәмнәргә 133 сугышта катнашучы 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие алачак, дип хәбәр итте. Әлеге түләүләр 2009 елдан алып ел саен сугышта катнашучыларга һәм инвалидларга бирелә.

Киров һәм Мәскәү районнарында ветераннарның 90,3%_ы комплекслы медицина тикшерүе узган.

Вахитов һәм Идел буе районнарында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен диспансерлаштыру тәмамланып килә. Стационар белән тәэмин итү өчен югары комфортлы 18 палата булдырылган, дип хәбәр итте район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин. 2019 елда торак сатып алу өчен акчалата субсидияләр һәм сертификатлар бирүнең федераль программасы буенча 9 ветеран үзләренең торак шартларын яхшырткан. Тагын 2 ветеран агымдагы ел ахырына кадәр торак алыр дип планлаштырыла.

Ел башыннан Казанның Совет районында 10 фатир ремонтланды, дип сөйләде район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов. Аның сүзләренә караганда, Җиңү көне алдыннан бер генә ветеран да игътибарсыз калмаячак. Бүләкләр тапшыру белән районның эре предприятиеләрендә бәйрәм концертлары да узачак. Ветераннар шулай ук чәчтарашханә хезмәтеннән бушлай файдалана ала, шул исәптән өйгә килеп хезмәт күрсәтү дә каралган, аяк киемнәрен ремонтлау, мунчага бару мөмкинлеге бар, район ресторан-кафелары хәйрия ашлары оештырачак.

Үз чиратында, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанның 14 ветераны торак сатып алуга субсидия алган. Шулай ук ел дәвамында ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының ике фатирында агымдагы ремонт үткәрелгән, тагын унбиш ремонт ел ахырына кадәр башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү Көнендә Казанда 120-дән артык бәйрәм чарасы узачак, алар шәһәрнең барлык иҗтимагый киңлекләрен колачлый. Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, бәйрәм парады һәм «Казан Арена»да матур салют көтә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.04.2019
Видеорепортаж
29.04.2019 10:51
Казан районнарында Җиңү бәйрәме уңаеннан бәйрәм чаралары узачак
Барлык яңалыклар