Разработчик берничә вариант тәкъдим итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче октябрь, Юлия Летникова). Бүген Казан Башкарма комитетында җәмәгать транспортының яңа маршрут челтәренә багышланган киңәшмә узды. Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде, анда Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков, «2 нче номерлы ПАТП» МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин, шәһәрнең транспорт предприятиеләре һәм Мәскәү автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар җәмәгать транспортының яңа маршрут челтәрен гамәлгә кертү турында фикер алышты, ул маршрутларны кабатлау проблемаларын, төзелә торган яңа районнарны транспорт белән тәэмин итү җитәрлек булмавы, хәрәкәттәге составның артык күп булуы һәм халыкны транспортта йөртү мөмкинлегенең җитәрлек булмавы проблемаларын бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Казан яңа маршрут челтәрен булдыру алдында тора. Без халыкның ихтыяҗын да, пассажирлар йөртүчеләрнең ихтыяҗларын да канәгатьләндерә торган сыйфатлы челтәр булдыруга омтылабыз», – дип ассызыклады Илдар Шакиров.
Бүген Казанда дүрт төр транспортны үз эченә алган бердәм маршрут челтәре булдырылды. Ул 730 автобус йөри торган 56 автобус маршрутыннан, 9 трамвай маршрутыннан (87 трамвай), 10 троллейбус маршрутыннан (136 троллейбус) һәм 11 станциядән гыйбарәт бер метро линиясеннән (пассажирларга 51 вагон хезмәт күрсәтә) тора.
Казанның җәмәгать транспорты маршрут челтәрен оптимальләштерү проектын эшләү белән «Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты» ААҖ шөгыльләнә. Элегрәк Башкарма комитет халыктан җәмәгать транспорты системасын үстерү буенча тәкъдимнәр җыя иде. Бу теләкләр шулай ук разработчикка тапшырылды.
Башкарылган эш нәтиҗәләре турында транспортны комплекслы үстерү фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире Татьяна Михеева сөйләде. Фәнни-тикшеренү институты Казан транспорт системасының хәзерге торышына анализ ясады, социологик тикшеренүләр үткәрде, шәһәрнең транспорт математик моделен эшләде.
Транспорт комитетында билгеләп үтелгәнчә, әлеге этапта маршрут челтәрен оптимальләштерү темасына шәһәрлеләр тәкъдимнәрен 7:00 дән 19:00 гә кадәр +7(843)275-30-50 кайнар линия телефоны буенча яки Newkazan2023@yandex.ru почтасы буенча тапшыра ала.