Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2021, 16:23

Казанның хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә татар теле курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар

Бушлай онлайн-укуны 20 кеше үтте.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казанда кунакханә эшмәкәрлеге хезмәткәрләре, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле курсларына йомгак ясалды. Белем бирү интенсивын тәмамлаучыларны шәһәр Башкарма комитетында бүләкләделәр – аларга квалификация күтәрү турында таныклыклар һәм уку курсларын узу турында сертификатлар тапшырдылар. Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Зөһрә Вилданова катнашты.

5-нче апрельдә хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар телен бушлай онлайн-укыту башланды. Укулар атнага ике тапкыр дистанцион рәвештә узды. Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырылган проектка 20 кеше кушылды. Ай дәвамында алар татар теленең нигез принциплары белән танышты: грамматика һәм лексика нигезләрен өйрәнделәр, дәрес вакытында сөйләмгә зур игътибар бирелде, мәсәлән, тыңлаучылар кунакханәләрдә, рестораннарда һәм кибетләрдә туристлар белән аралашканда база фразаларын үзләштерделәр. Моннан тыш, алар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча белем алды. Уку тәмамлангач, йомгаклау тесты үткәрелде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, татар телен үзләштерү өчен бер ай гына вакыт җитми. Шуңа да карамастан, курсларда алынган белемнәр аны алга таба мөстәкыйль өйрәнү өчен база булырга мөмкин. «Сездә татар теленә кызыксыну барлыкка килде, һәм сез аны мөстәкыйль рәвештә өйрәнүегезне дәвам итәрсез дип ышанам, – дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылыш укучыларына. – Сезнең өчен бу бигрәк тә мөһим, чөнки сез кунакчыллык өлкәсендә эшләүчеләр, һәм шәһәрнең туристлык җәлеп итүчәнлеге сездән тора».

Хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен курсның актуальлеген Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова да билгеләп үтте. «Кунакчыллык индустриясе вәкилләренең төп бурычы – клиентлар белән хезмәттәшлек, шуңа күрә әлеге курс шактый актуаль, чөнки кешене ничек каршы алуга алга таба аралашу уңышы бәйле, – дип билгеләде ул. – Әгәр хезмәткәр кунакны үзенә урнаштырса, димәк, яңадан Казанга килергә теләү ихтималы арта».

«Мондый курслар Казанда татар мохите тудырырга мөмкинлек бирә, – дип ышана Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Зөһрә Вилданова. –Туристлар төбәкнең үзенчәлеген күрергә тели, ә татар теле бик колоритлы».

Проектта катнашучыларның күбесе татар телен нульдән өйрәнде. «Дәрес форматы бик ошады – алар онлайн режимында узды, бу укытуны җиңеләйтте. Хәзер шәһәр кунакларына Казанда тагын да кызыграк булачак, чөнки кафега яки ресторанга кергәч, алар татар сөйләмен ишетәчәк», – дип билгеләп үтте Казан рестораторы Михаил Шәрипов.

Чара азагында татар теле укытучысы, курс авторы Альберт Сәмигуллин үзенең элеккеге укучыларына уңышлар теләде һәм аларны ешрак татар телен гамәлдә кулланырга өндәде. «Сез зур молодцы, татар телен өйрәнүне дәвам итегез – фильмнар, сериаллар карагыз, музыка тыңлагыз, шулай итеп сез аны хәтердә яңарта алачаксыз», – диде ул.

Шәһәр халкын татар теленә өйрәтү дәвам итәчәк – киләсе атнада ук Казан муниципаль хезмәткәрләре өчен курслар башланачак.

Фоторепортаж
Казанның хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә татар теле курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар
Барлык яңалыклар