В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел бәйге өч этапта үткәрелде: портфолио конкурсы, спорт һәм интеллектуаль этаплар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Бүген Казан Башкарма комитетында Артем Айдинов исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. Конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казан илкүләм тикшеренү технология университетының ирекле халык дружинасы студентлар отряды алды, икенче урында – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының студентлар куркынычсызлык хезмәте, өченче урында - Казан дәүләт медицина университетының «Орел» студентлар иминлек хезмәте.
Бүләкләү тантанасының мәртәбәле кунаклары арасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Александр Царевский бар иде.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рәхмәт хатлары белән Чулпан Габдрахманова, Нуриддин Абдуллаев, Данил Байдуганов, Илһам Гыйниятуллин бүләкләнде. Шулай ук бүген халык дружиннигы Элина Дельмөхәммәтова, Артур Замараев, Булат Зиннуров һәм Владислав Чесноковка таныклыклар тапшырылды, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Артем Айдинов исемендәге махсус шәһәр премиясе 15-нче ноябрьдән 3-нче декабрьгә кадәр узган. Быел бәйге өч этапта үткәрелде: портфолио конкурсы, спорт һәм интеллектуаль этаплар.
Ирекле халык дружиналары, имин һәм уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруга ярдәм итеп, үзләренең актив гражданлык позициясен күрсәтү мөмкинлеген булдыралар. Бүгенге көндә Казанда яшьләр дружиналары дүрт һөнәри белем бирү оешмасы, 12 югары уку йорты, шәһәрнең 23 предприятиесе һәм «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесенең дүрт филиалы базасында эшли.