Тиешле күрсәтмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казан Башкарма комитетында һәм аның структур бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итүгә чикләү 30-нчы апрельгә кадәр озайтылды. Тиешле күрсәтмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалады.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен интернет-кабул итү юлы белән калдырырга мөмкин. Мөрәҗәгатьләрне карау 2006 елның 2-нче маеннан чыккан «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, 2003 елның 12-нче маеннан чыккан «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Әгәр сорау Казанның җирле үзидарә органнары компетенциясенә керсә, мөрәҗәгать аны теркәгән көннән алып 30 көн эчендә карала.
Казанлылар шәһәр Башкарма комитеты белгечләре белән читтән торып элемтәгә керә ала. Консультация эше Skype ярдәмендә уза. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 12.00-дән 13.00-гә кадәр (тәнәфес: 12.00-13.00) кабул ителә. Моннан тыш, дистанцион консультацияләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, Вахитов һәм Идел буе районнары, Киров һәм Мәскәү районнары, Совет районы, «Иске шәһәр» префектурасы, Торак сәясәте идарәсендә алып барыла.