В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларны белгечләр белән дәресләр һәм коммуникатив уеннар көтә
Фото: Денис Гордийко
Инвалид балалар көндезге лагерьларда ял итә алачак, аларда 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр тьюторлар һәм белгечләр белән дәресләр, шулай ук коммуникатив уеннар планлаштырылган. Балалар өчен туклану программага кертелгән.
Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, җәй көне өч смена эшләячәк: 24-30 нчы июньдә – «Игелекле Казан» коворкингында, 22-28 нче июльдә – «Перемена» үзәгендә, ә 12-18 нче августта – «Луч» киңлегендә. Гаризаларны +7(843)558-74-18 телефоны буенча кабул итәләр.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров искәрткәнчә, шәһәр районнарында Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча оештырылган инклюзив үзәкләр ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен булдырылды. Хәзер аларда җәйге сменалар оештыру мөмкинлеге барлыкка килгән.
«Без аларны массакүләм итә алмыйбыз – һәрбер үзенчәлекле бала аерым игътибар һәм ярдәм таләп итә. Ләкин бу сәламәтлегендә төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен бөтенләй яңа мөмкинлек», – дип билгеләп үтте ул.
100 балага исәпләнгән смена «Восток» балалар сәламәтләндерү лагеренда ачылачак. Ул 30 нчы июльдән 8 нче августка кадәр «Менталь сәламәтлек» федераль программасы кысаларында узачак. Ялны оештыручылар – «В твою пользу» һәм «Нестрашно» хәйрия фондлары.
«Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар шәһәр яны лагерьларына чыга башлады. Моңа без әкренләп килдек, чөнки махсус өйрәтелгән персонал әзерләргә, уңайлы мохит булдырырга тиеш идек. Әлеге бурычларны хәл итәргә алынучы объектлар саны арта бара, кадрлар да үсә», – дип шәрехләде Рөстәм Гафаров. Сменага кабул итүләр турында мәгълүмат «Игелекле Казан»ның социаль челтәрләрдәге битләрендә соңрак пәйда булачак.
«Бер генә чара да волонтерлар ярдәменнән башка үтми. Илсур Метшин йөкләмәсе буенча 100 инклюзив волонтер өчен август-сентябрь айларында «Добрый» лагеренда ике смена эшләячәк. Ял «Алдынгылар хәрәкәте» һәм иреклеләр берләшмәләре арасында республика конкурсы гранты ярдәмендә оештырыла», – дип сөйләде Татьяна Мерзлякова.
Әлеге сменалар бер елдан артык «Игелекле Казан» проектына ярдәм итүче егетләр һәм кызлар өчен бүләк булачак, дип өстәде ул. Август аенда – 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге, ә сентябрьдә 16 яшьтән 20 яшькә кадәрге, шул исәптән инвалидлыгы булган волонтерлар ял итәчәк. Сменалар «Игелекле Казан» волонтерлар хәрәкәтен берләштерү, яңа проектларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, инклюзив җәмгыятьне үстерү максатыннан үткәрелә.
«Игелекле Казан» үз тирәсенә инклюзив волонтерларны җыя. Теләсә нинди ярдәмгә ихтыяҗ бар, ләкин монда махсус күнекмәләр һәм белем булу да мөһим. Без мондый кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез», – дип ышандырды Башкарма комитет җитәкчесе.
Юлия Летникова
Фото: Марат Мөгыйнов