«Луч» инклюзив үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кышкы лагерь сменасы узачак. Анда 12-15 яшьлек балалар катнаша ала.
Балалар 2025 елның 4 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр сменаларга йөриячәк. Дәресләр дәвамлылыгы — биш сәгать, 10:00 нан 15:00 кә кадәр, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» АНОда.
Программага иҗади дәресләр, кулинария осталыгы, музыка һәм җыр дәресләре, кинога бару керә. Белгечләр шулай ук балалар өчен канистерапия һәм вин-чун (Кытай сугыш сәнгате) дәресләре үткәрәчәк.
«Луч» инклюзив үзәге Ильич урамындагы 21/8 номерлы йорт адресы буенча урнашкан.
+7(843)558-74-18 телефоны буенча язылырга һәм мәгълүматны төгәлләштерергә була.